“Туган якны өйрәнү” музее

 

    Мәктәп музее укытучылар коллективы  һәм укучыларның зур тырышлыгы, иҗади эшчәнлекләре нәтиҗәсендә 1994 нче елда төзелә. Мәктәп директоры Ишматов Дильфин  Сираевич һәм рус теле укытучысы, организатор Зиатдинова Миңниса Мөбәрәкшә кызы җитәкчелегендә укучылар һәм авыл халкыннан бик күп экспонатлар җыела. 1996 нчы елдан музей җитәкчесе итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахиярова Нурия Әсхәбетдиновна билгеләнде.

    Музей эшчәнлегендә мәктәп һәм авыллар тарихын (Симәк, Торыш, Кырынтау, Елгабаш, Краснояр), колхоз “Алга”, “Мәгариф” тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

    Музейда тарих укытучысы Камалова Сабира Фәхрисламовна, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Ишматов Сираҗетдинның абыйның сөйләве буенча 1970 нче еллар да төзелгән альбомнар кыйммәтле тарихи материаллар булып саклана. Бу альбомнар хәзер дә класс сәгатьләрендә уңышлы файдаланыла.

    Соңгы елларда “Алар безнең мәктәптә эшләделәр”, “Безнең ветеран укытучыларыбыз”, “Алдынгы укытучылар”, “Безнең мәктәп фоторәсемнәре”, “Алар  беренчеләр иде” дигән төрле авыллардагы мәктәп тормышын чагылдырган альбомнар төзелде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның сугышчан юлларын өйрәнеп, “Якташларыбыз сугыш кырларында”, “Тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы” темаларына материаллар җыелды.

    Музей 5 бүлектән тора. “Татар өе күренеше ”, “Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре  һәм хезмәт  кораллары”, “Белем бирү системасы”лаеклы ялга китүче укытучылар турында альбомнар төзеп, алар турындагы истәлекләрне хөрмәт белән саклыйбыз,“Җирдә тынычлык хакына”, “Колхоз  һәм авылларыбыз тарихы”, “Сәнгать халыкныкы .”

 

 

 

       

 

       

 

    Һәр бүлеккә җаваплы укучылар  билгеләнеп, экскурсоводлар хезмәтен  башкаралар.Музейга  экскурсияләр оештырабыз.

        

 

                      

 

    Бүгенге көндә барысы 195  экспонат бар. Һәр бүлек үзенең эчтәлеге һәм андагы материаллар белән аерылып тора. Аларның кайберләре:

Элекке самовар

 

1960 нчы елларда мәктәпнең җыр дәресләрендә кулланылган патефон

 

Борынгы заманның агач чиләге

 

 

Туку станогының бер өлеше

 

 

Чигү үрнәкләре

 

 

    Укучылар зур кызыксыну белән экскурсияләргә йөриләр һәм яңа

экспонатлар белән тулыландыру өстендә эшлиләр. Шушы максат белән мәктәптә инде берничә ел “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге эшләп килә.

    Без түгәрәктә әби-бабаларыбызның милли киемнәре һәм гореф гадәтләре белән дә танышабыз.

Халкыбыз иҗат иткән мөнәҗәт һәм бәетләрне җыеп альбомнар төзибез. Халкыбызның күңел җәүһәрләре матурлыкны күрә белергә өйрәтә, балаларда иҗади фикерләүне үстерә.

    Күрсәткечләребез дә бар. Бөек җиңүнең 60 еллыгына багышлап, “Җирдә тынычлык  хакына” дигән  тема  буенча үткәрелгән яшь  экскурсоводлар конкурсында  катнаштык. Хәмәева Миләүшәнең экскурсовод  портфеле  районда I урынны  алды, бу эш республикага җибәрелеп ,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗәдәге дипломына лаек булды.

 

Используются технологии uCoz