Тәрбия-мәңгелек хәзинә

Балалар хәрәкәте

Мәктәп матбугаты

Түгәрәкләр

Методик берләшмә эше

 

Тәрбия – мәңгелек хәзинә.

       Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт. 

     Бүгенге көндә коллектив “Югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Укучыларга төпле белем бирү, һәвәслеген, сәләтен искә алып, үзләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм итү.Сәяси, социаль-иктисадый үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаек шәхес тәрбияләү”дигән тема өстендә эшли.

      Коллективта 16 укытучы булып, шуларның 9ы класс җитәкчесе вазыйфаларын да башкара.

     Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

    Безнең мәктәп гаиләләр белән тыгыз элемтәдә яши Мәктәбебездә 45 гаиләдән 71 бала белем һәм тәрбия ала.Мәктәптә тәрбия эше  Мәктәп Уставына нинезләнеп “Путь к успеху”, “Комплексная прграмма  по профилактике правонарушений в Республике Татарстан”, “Эзтабар юлдашы программасы”, “Мирас юлы программасы”, “Галстучная страна” һәм 2007 нче елның 9 январендә 11 нче номерлы  педагогик киңәшмә карары белән гамәлгә кертелгән  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ф.Шигапова тарафыннан төзелгән “Мин  - укучы, мин – шәхес”, “Мәгариф һәм сәламәтлек программа”ларына нигезләнеп алып барыла.

    Мәктәптә 8 түгәрәк эшли. Һәр түгәрәк план нигезендә алып барыла. Балалар һәр түгәрәккә теләп йөриләр.

     Мәктәбебезнең бер горурлыгы – музей. Музей белән тарих укытучысыН.Н.Бәдертдинова  җитәкчелек итә.

   Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать, технологик, спорт юнәлешләрендә алып барыла. 

    Спорт-укучыларның иң яраткан шөгыле. Мәктәпнең спорт залы балалар өчен һәр көн ачык, анда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр : спорт инвентаре, маталар, туплар җитәрлек, тренажер, теннис  өстәле укучылар өчен хезмәт итә. Мәктәптә баскетбол, көрәш түгәрәкләре эшли. Мәктәп укучылары районкүләм спорт бәйгеләрендә катнашып соңгы 3 елда 36 призлы урын алдылар.

     11 нче класс укучысы Гараев Илдар һәм 9 нчы класс укучысы Сафин Денис бүгенге көндә район җыелма командасына кертелде.

   Сәнгать юнәлешендә эшләп, ел саен “Яшь бөреләр”, Йолдызлык”район бәйгеләрендә чыгыш ясыйбыз, төрле номинацияләрдә 17 укучыбыз лауреат, дипломант булуга ирештеләр. Уңышка ирешкән һәр укучы “Зөләйлә”түгәрәге члены .

       Технологик югәлештәге эшчәнлек тә нәтиҗәле. Укытучы Садерт динов Р.Ә. “Техник модельләштерү” түгәрәген дә җитәкли.Соңгы 5 елда 17 укучысы фән бәйгеләрендә җиңүгә иреште. Аның укучылары  “21 гасыр Кулибинчылары”  конкурсларында һәм укуларында теләп катнашалар.  Әти - әниләребез  балаларының сәләтен һәм сәламәтлеген үстерү өстендә  барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланалар 9 нчы ел инде мәктәптә сәнгать мәктәбе филиалының хореография классы эшләп килә.

     Мәктәпнең киләчәге-балалар.Аларның тәрбиялелегеннән, үз-үзләрен тотышыннан үз хезмәтебез нәтиҗәләрен күрәбез.Чыннан да, исәптә торучы, өлгермәүче һәм пассив балаларыбыз юк.

 Бүгенге көндә бездә 70 бала белем һәм тәрбия ала.

Барлык уңышларга ирешүнең нигезе гаилә һәм мәктәпнең бердәмлегеннән тора. Кирәкле норматив документлар, мәгълуматлар, күрсәткечләр аерым папкаларда тупланып барыла, кул астында тора.

Заман укытучыдан иҗади эшли белүне та­ләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Гадәттә яңалыктан өлкәнрәк укытучы­лар курка. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, өлкәннәрнең үзләренең дә за­ман белән бергә атлап баруы мөһим. Ләкин кайбер тәҗрибәле укытучылар, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, һәр яңалыкны тиз «эләктереп» ала һәм яшь хезмәттәшләренә ка­раганда да җәһәтрәк, елгыррак була белә. Бу очракта тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең ни­гезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә.

Белгәнебезчә, танылган шәхесләр — яңа­рыш тарафдарлары, алар ялгышудан курык-мый. Әлеге омтылышка ия булмаган очракта, укытучы искечә эшләвен дәвам итә, аның үсе­ше тоткарлана; ул бер тапкыр һәм гомергә ка­бул иткән кагыйдәләреннән тайпылмыйча эш­ләүне кулайрак күрә.

Укытучыны иҗади шәхес буларак тасвирлый торган берничә билгене, үзенчәлекне аерып күрсәтергә мөмкин:

1. Шәхеснең гадәттәгедән үзгәчәрәк фикер йөртергә сәләтле икәнен дәлилли һәм укытучы вазифасын башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән шәхес булуын раслый торган акыл күр­сәткечләре, акыл сыйфатлары.

2. Активлык, яхшы хәтер, эчке сиземләүнең көчле булуы. Болар үз чиратында һәр эштә башлап йөрергә сәләтлелектә, ихтыяр көченә ия булуда, максатчанлыкта, камиллеккә омты­луда чагылыш таба.

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңа­лыклар белән таныш булырга; укучылар алдын­да гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тиеш.

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгә­реш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үз­гәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җит­легергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Бүген укыту һәм тәрбиядә нәтиҗәлелектурында сүз алып барабыз. Нәти­җәнең күзгә күренеп торуы, билгеле булуы шарт. Әйтик, укучы башта тырышып укый, яхшы билгеләр ала; бераздан ул начар укый башлый. Бу әле укучының башы эшләми дигән сүз түгел. Димәк, баланың үсешендә бер баскыч югары күтәрелергә тиешле вакытны укытучы күреп ала белмәгән, аңа аерым игътибар күрсәтмәгән һәм үсешен тәэмин итмәгән. Бе­лемлелек дәрәҗәсен билге күрсәтми, укучы­ның укырга теләген сүндермәү мөһим. Һәркем­нең мөмкинлеге бертөрле түгел. Иң югары билгеләр алмыйча да, бала үз кысаларында укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әлеге мисал укытучының үз эшенә иҗади якын килергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Балага мәктәп тормышын һәм уку эшчәнлеген тоем­ларга өйрәнергә ярдәм итү өчен кайбер таләп­ләрне истән чыгармаска:


— балаларны җентекләп күзәтергә, өйрә­нергә;

— алар белән дустанә мөнәсәбәттә булыр­га;

— ягымлы мөгамәлә күрсәтергә;

— кирәк вакытта таләпчәнлекне онытмаска;

— низагларны хәл иткәндә аеруча игътибар­лы һәм гадел булырга;

— бәйрәмнәрдә балалар белән бергә күңел ачарга;

— ата-аналар белән даими аралашырга;

— мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катна­шырга;

— балаларның укудан тыш шөгыльләрен кү­рергә һәм уңышлары өчен мактарга;

— киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә кирәк.

Яшь укытучы балаларның белем алу эшчән­леген дөрес оештырырга бурычлы. Укучыга ул теләгәндә теге яки бу вакыйгага, проблемага карата фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Заманча укыту укучының һәр җавабы өчен журналга билге куюны таләп итми. Укы­тучыга сорау бирү, ирекле рәвештә фикерне җиткерү, аның белән кара-каршы сөйләшеп алу укучыга белем алу барышын нәтиҗәле итү өчен кирәк. Бала теләсә нинди катлаулылык-тагы биремнәрне үтәргә алынудан курыкма­сын өчен, аның активлыгын сүрелдерми тор­ган эш алымнарын сайлау зарур. Укучы дәрес­тә эш белән мәшгуль булырга, аннан тәм табар­га өйрәнсен. Моның өчен биремнәрне һәр уку­чының сәләт-мөмкинлеген истә тотып сайлау мөһим.

Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Үз эшен яратмаган укытучыны балалар да, ата-аналар да яратмый.

Иҗат турыдан-туры укытучының балаларга мөнәсәбәтенең чагылышына, ягъни энергети­касына бәйле. Энергия кешенең көч-куәте, ә энергетика —шәхеснең дөнья белән бәйләне­ше, элемтәсе; безнең очракта, укытучының ти­рә-юньдәге хәл-вакыйгаларга, балалар проб­лемаларына мөнәсәбәте. Һәр бала үзенә аерым игътибар таләп итә. Мөнәсәбәтләрнең нинди булуы укытучының энергетикасына бәйле. Энергетика —җан һәм рух белән җанга һәм рухка тәэсир итү ул. Ул уңай да, тискәре дә була ала. Моны аңлатып бирү — бик чете­рекле мәсьәлә. Педагогика буенча хезмәтләр­дә дә бу турыда әлегә аз языла. Бала җанына тәэсир итү өчен, аны аңлый белү, аның энер­гетикасын яхшы тоемлау, теге яки бу ситуация­дә үз-үзен тотышының нинди булуын алдан сиземләп тору таләп ителә. Бу сыйфат, ни кыз­ганыч, һәр укытучыга да бирелмәгән. Мөнәсә­бәтләрне җайга салу өчен иң кирәкле вакытта баланың энергетикасын тою мөһим. Ул яр­дәмгә, бәлки бары бер сүзгә, хәтта ым кагуга мохтаҗ булырга мөмкин. Укытучы, аңа илти­фатсыз булып, яки күңелен төшерерлек сүз әйтеп, үзара мөнәсәбәтләрне тискәре дулкын­га көйләргә мөмкин.

Шулай итеп, укучының белем алуга омтылы­шы укытучы тарафыннан уңай яки тискәре якка юнәлдерелергә мөмкин. Сәбәп нидә? Сәбәп энергетиканың уңай яки тискәре булуында. Баланың теге яки бу уку фәненә мөнәсәбәте гаять дәрәҗәдә укытучының әлеге фәнне укы­туга карашына, дәрестә тоткан урынына

бәйле. Аның укучыларга, уку-укы­ту барышын оештыруга мөнә­сәбәте нинди?

 Белем бирүдә ки­леп туган проблемаларны теләп хәл итәме? Укучылар

 арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга омтыламы? Иҗади эшлиме?

Үзе сайлаган һөнәре өчен янып-көя-ме? Болар барысы да укытучының үз

фәне өлкәсендә тоткан урынын билгели. Үз һөнәрең өчен янып-көеп яшәү —

профессия дөрес сайланганлыкның мөһим күрсәт­кече. Яхшы укытучы үз һөнәре

 белән «авырый», башка балалар өчен борчыла, хәтта сәламәтлеген югалта...

 Әмма балаларны, эшен ярату сарыф ителгән энергияне яңадан тулыландыра.

 Дорфалану, кычкыру, балаларны күрә алмау дәрәҗәсенә җитү күп көчне ала.

 Әгәр укытучы эш көне ахырына якынлашканчы ук арый-талчыга икән, димәк,

 аның хезмәте тудыр­ган мәшәкатьләргә каршы тора алу сәләте, иммунитеты юк

 дигән сүз. Балалар белән элемтәсе юк.

Укытучы балаларга бары тик уңай гына тәэсир итәргә бурычлы.

Сүзнең тәэсир итү көче аеруча куәтле. Укытучы бер төрле уйлап, икенче төрле сөйли икән, бала күңеле моны шундук сизеп ала. «Ул шулай дип әйтә генә!» — ди укучы. Баланың уй-фикерләре өлкәннәрнекеннән сафрак, шун­лыктан алар сөйләмдәге хилаф­лыкны шундук аңлый.. Сүзгә эчке энергетика салынмаган икән, аның тәэсир итү көче дә шул хәтле генә. Эш башкаргандагы энергия­лелек эчке теләккә, теләкнең ни дәрәҗәдә куәтле булуына бәйле. Эшләү теләге ни дәрәҗәдә көчле булса, хезмәттәге уңыш та шул­кадәр югарырак була. Эшләгән кешегә куәт теләү юкка гына түгел!

Энергетика — җанның безне чолгап алган әйберләр белән бәйләнеше дә. Укытучының тискә­ре энергетикасы «күчкән» пред­метлар хәлне алырга, кәефне кы­рырга мөмкин. Тискәре көчкә ия кешенең урындыгына утыру, ул кулланган әйберләрдән файдала­ну, хәтта аның янында басып тору гына да башкаларны авыруга са­быштырырга мөмкин. Укытучы, бик яхшы методист булып та, укучыла­ры ихтирамына лаек булмаска мөмкин. Моңа әлегедә баягы аның нинди энергиягә ия булуы сәбәпче.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, укучы­ларга уңай тәэсир итү өчен:

— алар белән һәрвакыт бәй­ләнештә, элемтәдә булырга;

— хезмәтеңне теләп, яратып башкарырга;

— уңай энергия ала һәм бирә белергә;

— тормышка ышаныч белән ка­рарга өйрәнү мөһим.

«Белем ул — көч», — ди көнба­тыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга бе­лем алуда бәхет китерсен иде.

 

Используются технологии uCoz