Тәрбия-мәңгелек хәзинә Балалар хәрәкәте Мәктәп матбугаты Түгәрәкләр Ата-аналарга Методик берләшмә эше Спорт һәм сәламәтлек Фотогалерия Музей

 

Безнең мәктәптә эшли торган түгәрәкләр.

"Шигъри тәлгәшләр" түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты

"Татарча көрәш" түгәрәге.

 “Туган якны өйрәнү “ түгәрәге

 

 

 

 

 

 

 

 

Безнең мәктәптә эшли торган түгәрәкләр

 

 "Туган телем - иркә гөлем" -түгәрәген I квалификацион категорияле укытучы Д.З.Садертдинова җитәкли. Һәр кешегә туган теле, иле якын. Әлеге түгәрәктә йөрүче укучылар туган ил, туган җир һәм телнең кадере турында язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләре аша өйрәнәләр.

Түгәрәк программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:  

·       Укучыларга туган телгә, аның сүз байлыгына кызыксыну булдыру;

·       Балаларны татар язучылары, аларның иҗатлары белән таныштыру;

·       Укучыларда үз мөмкинлекләреңне сынап карау хисе уяту, вакытлы матбугат белән элемтә урнаштыру;

·       Рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади шәхес үстерү.

 

Мәктәбебездә татар теле , әдәбияты һәм тарих укытучысы Л.К.Вәлиеваның бик күп шигырьләре һәм дистәләгән язмалары "Авыл утлары", "Көмеш кыңгырау", "Сөембикә" газета - журналларында басылып чыккан. Үзенең әлеге һөнәренә ул укучыларны да өйрәтә. "Шигъри тәлгәшләр" түгәрәгенә йөрүче егет һәм кызлар төрле шигырьләр иҗат итәләр. Аларның шигырьләре "Укучылар иҗаты" почмагында, "Белем учагы" исемле мәктәп газетасында урын алалар.

         Түгәрәк максаты:

·       Балаларның иҗади активлыкларын, сәләтләрен үстерү;

·       Вакытлы матбугат белән кызыксыну тәрбияләү;

 

"Зөләйлә" түгәрәгенең җитәкчесе Р.Ф.Шигапова. Кешедә культуралылык, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү җәмгыятьнең мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Ә кеше бик талантлы булып та югалып калырга, күренмәскә мөмкин.  

         Түгәрәктә укучылар белән Татар халкының гореф – гадәтләрен өйрәнү белән бергә, сәнгать дөньясында (җыр, театр, сөйләү) танылган шәхесләр тормышы белән танышабыз. Татарстан республикасының мәдәният учакларына “сәяхәт” ясыйбыз. Үзебезне тулысы белән сәхнәләрдә чыгышлар ясарга әзерлибез.

         Түгәрәккә йөрергә теләк белдергән укучылар күбрәк мәктәпнең активистлары, уку алдынгылары. Алар белән район конкурсларында катнашабыз. Мәктәп һәм культура йорты сәхнәләрендә чыгышлар ясыйбыз.

         Түгәрәккә йөрүче укучыларның әти - әниләре белән даими элемтәдә торабыз.

         Укучыларның җиңүләр яулап алган грамота һәм дипломнары портфолиоларында саклана.  

         Түгәрәкнең максаты:

·       Матурлык, нәфислекне тою күнекмәләре тәрбияләү максатыннан әдәбият – сәнгать дөньясы кешеләре тормышы белән даими кызыксынуларына ирешү;

·       Балаларда сәхнә культурасы тәрбияләү;

·       Укучыларның мөмкин булган сәләтләрен ачу һәм аны үстерү өстендә эш алып бару;

·       Туган илен яратучы, аның гореф – гадәтләрен, йолаларын, тарихын һәм бүгенгесен белүче шәхес тәрбияләү.

·       Дәрестән тыш чараларны зәвык белән оештырырга;

·       Матурлык аша үзаң һәм үзтәрбия булдырырга;

·       Мәктәптәге эш – гамәлләр аша балаларда сәләтләрен үстерү һәм эстетик зәвыклылык, киенү культурасы булдыруга ирешү;

·       Балаларны илдәге яңалыклар белән хәбәрдар булуларына ирешү.

 

Кеше бар яклап та талантлы булырга тиеш. Мәктәптә инде берничә ел "Техник модельләштерү" түгәрәге эшли. Түгәрәк белән Iквалификацион категорияле технология укытучысы Р.Ә. Садертдинов җитәкчелек итә. Түгәрәк аша укучыларга хезмәт һәм шәхси перспективаларын ачыкларга ярдәм итү; Судо-, авиа-, техномодельләштерү өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне практик куллану мөмкинлеге тудыру; киләчәктә шушы төр эшчәнлеген сайлауга юнәлеш бирү.

        

Спорт һәр кешенең яраткан шөгыле. Р.Н.Карамовның "Татарча көрәш" түгәрәгенә йөрүче укучыларның даны инде районга һәм республикага билгеле. Район буенча зур күрсәткечләргә ирештеләр.

Түгәрәкнең максаты:

·       Татар халкының милли горурлыгы булган татар кәрәшенә мәхәббәт тәрбияләү;

·       Көрәш элементлары белән таныштыру;

·       Балаларның физик мөмкинлекләрен ачыклауһәм үстерү.

 

Һәр кеше үзенең үткәнен, тарихын белергә тиеш. Мәктәбебездә инде бик күп еллар " Туган якны өйрәнү" музее эшли. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар музейны тулыландыру, экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнәләр.

         “Туган якны өйрәнү “ түгәрәген өч еллык программа буенча алып барам.Программа гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-9 класслары өчен төзелде.  

          Программаның төп максатлары:

·       укучыларда үз республикаң,районың,авылың тарихы турында кузаллау булдыру;

·       балаларны халкыбызның милли мәдәнияте белән таныштыру;

·       яшь буында мили мәдәнияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләр булдыру;

·       рухи һәм әхлакый сафлыкка ияиҗади шәхес үстерү.

 

Мәктәбебезнең тагын бер күрке - "Яшь турист" түгәрәге. Әлеге түгәрәккә балалар теләп һәм кызыксынып йөриләр. Түгәрәк атнага ике сәгать үткәрелеп балалар ел фасылына карап төрле туристик экскурсияләр оештыралар, район күләмендәге ярышларда актив катнашалар.

          

          

өскә

 

 

 

"Шигъри тәлгәшләр" түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты

 

Миләүшә Гәреева

Кайсын сайларга

Һөнәр сайлыйм дигәч тә,

Аның кайсын сайларга?

Кеше өчен кирәкле,

Булса әле ярый ла?

 

Хәбәрләрне ачсаң да,

Сугыш, талаш, үтереш...

Өеңнән чыгарга да

Көндезен дә куркыныч.

 

Юрист булсаң тырышып,

Бик күп кирәк укырга,

Компьютерда Уйнарга,

Әллә программист булырга.

 

Күп укысаң, күз бетә.

Ачулана әни дә,

Әллә профессор булырга?

Портфель әйбәт, кием дә.

 

Юрист буласым килә,

Яклармын дөреслекне.

Әлегә төне буе

Ятлыймын дәреслекне.

 

Гыйниятуллина Рания.

Кадерле әниләребез.

Әни сүзе, әни үзе.

Иң кадерле, иң изге.

Әниләр булганда гына

Тормышның нык нигезе.

Әниләр бик мәрхәмәтле,

Әниләрдә гүзәллек.

Бала” дигән сүзләре дә,

Үзәкләрне өзәрлек.

 

Галиева Алинә 

 

Болытлардан ак бөртекләр,

Сибелә дә сибелә.

Ак мамыклы йомшак юрган.

Җир өстенә җәелә.

 

Саф һавада ашыгам,

Мәктәбемә барырга.

Ап-ак карны шыгырдатып,

Киттем бишле алырга.

 

 

Бөтен җирне агартып,

Ап-ак карлар явалар.

Шугалак, таулар ясап,

Безне шатландыралар.

 

Кыш килгәнгә куанып,

Чана-чаңгы шуабыз.

Бер-беребезне куабыз,

Кереп карга чумабыз.

 

Кыш бабай.

Кыш бабай килеп җитте,

Тирә-якка кар сипте.

Урманнар, кырлар тулды,

Бөтен җир ап-ак булды.

 

Залда чыршы бизәдек,

Шау-гөр килдек, биедек.

Тырышып маска ясадык,

Этләр булып киендек.

 

 

***

Елый-елый булса да,

Ап-ак кыш килеп җитте.

Сөенәбез сафлыкка.

Пычрак капланып бетте.

 

 

***

Айсылу Садыйкова

 

Минем әти хәзер генә

Кич телевизор карый

Кар көри, маллар ашата

Кичкә бөтенләй арый.

 

Йөгерсә,сикерсә дә

Яшь чагында арымаган

Чөнки минем әтием,

Армияда солдат булган.

 

Галиева Алинә     

Әни

 “Әни”-диеп телен ачкан бала

“Әни”,-диеп аңа эндәшкән.

Иң ягымлы,матур сүзләр белән

Кичләрендә бергә сөйләшкән.

Күңеленең бар җылысын

Караган ул йөрәк парәсен

Уңганлыгы,сабырлыгы белән

Шаккаттырган үзенең баласын

 

Һәрвакытта аңлы киңәш биргән

Ярдәм иткән,кире какмаган.

Баласының йөрәк серләрен дә

Яхшы итеп ана тыңлаган

Һәрвакытта аны аңлаган.

 

Садыйкова Айсылу       

“Әтәч”

 Кояштан да иртә торып

Бар кешене уята,

“Торыгыз,тор! “-дип кычкырып

Бар дөньяны яңгырата.

 

Әтием

Минем әтинең кулыннан

Бар да килә:

Рәсем ясый,балта остасы,

Машина йөртә белә.

Үзе юмарт,үзе көләч

Мине өзелеп ярата,

Әниемнең пар канаты,

Мин бәхетле ул бар чакта 

 

Тузик

Мәктәпкә озата бара

Яраткан этем “Тузик”.

Өрә дип ачуланмагыз

Минем этемне берүк

Кечкенә генә булса да

Этем бик җитез

Мине куып уйнаганын

Кызганыч,сез күрмисез.

 

Минем укытучым

Минем укытучым

Мәхәббәт исемле

ЛюбовьАлександровна

Үзе матур,сөйкемле.

Ул безгә бүләк итә

“5”леләр һәм “4”ләр,

Тырышабыз үзебез дә

Теләмибез өчлеләр.

Ачуланса да урынлы

Тәртипле булу кирәк

Ә иркәләп мактаса

Сөенеп тибә йөрәк.

 

Галиева Алинә   

“Көзге урман”

Көзге урманга керүгә

Утыралар имәннәр,

Шаккатып карап торам:

Яфракларын койганнар.

Чиста саф йомшак һава

Урманда гына икән,

Сары алтын яфраклар

Җылы палас чиккән.

 

 

өскә

 

"Татарча көрәш" түгәрәге

 

 

өскә

 

 

 

Туган якны өйрәнү “ түгәрәген өч еллык программа буенча алып барам.Программа гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-9 класслары өчен төзелде.

 Программаның төп максатлары:

 -укучыларда үз республикаң,районың,авылың тарихы турында кузаллау булдыру;

 -балаларны халкыбызның милли мәдәнияте белән таныштыру;

 -яшь буында мили мәдәнияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләр булдыру;

 -рухи һәм  әхлакый  сафлыкка  ия   иҗади шәхес үстерү.

  

Программаның бурычлары:

 -укучыларның   танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

 -балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата  кызыксыну уяту, үз милләте тарихына , яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

 -балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

 -балаларны халкыбызның милли мәдәнияте  белән таныштыру;

 -балаларда иҗат итү омтылышы уяту.

 

Музей  җитәкчесе  буларак,  мин   мәктәптә ”Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге алып барам.Түгәрәккә йөрүче укучылар белән  авыллар һәм мәктәп тарихы, туган ягыбызның  чишмәләре  турында  бик күп  материаллар  җыелды, альбомнар төзелде.Халкыбызның  үткәне турындагы истәлекләр, материаллар  киләчәк буын өчен  кыйммәтле хәзинә булыр.

 

“Туган якны өйрәнү ”  музее берничә бүлектән тора:

“Татар өе күренеше ”, “Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре  һәм хезмәт  кораллары”, “Белем бирү системасы”,“Җирдә тынычлык хакына”,

“Колхоз  һәм авылларыбыз тарихы”, “Сәнгать халыкныкы .” Һәр бүлеккә җаваплы укучылар  билгеләнеп, экскурсоводлар хезмәтен  башкаралар.Музейга  экскурсияләр оештырабыз.

Бөек җиңүнең 60 еллыгына багышлап, “Җирдә тынычлык  хакына” дигән  тема  буенча үткәрелгән яшь  экскурсоводлар конкурсында  катнаштык. Хәмәева Миләүшәнең экскурсовод  портфеле  районда I урынны  алды, бу эш республикага җибәрелеп ,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗәдәге дипломына лаек булды.

 

Музейда халкыбызның милли киемнәре, кул эше үрнәкләре, көнкүреш әйберлүре саклана.

Без түгәрәктә әби-бабаларыбызның милли киемнәре һәм гореф гадәтләре белән дә танышабыз.

Халкыбыз иҗат иткән мөнәҗәт һәм бәетләрне җыеп альбомнар төзибез. Халкыбызның күңел җәүһәрләре матурлыкны күрә белергә өйрәтә, балаларда иҗади фикерләүне үстерә.

 

 

өскә

 

 

Используются технологии uCoz