Тәрбия-мәңгелек хәзинә

Балалар хәрәкәте

Мәктәп матбугаты

Түгәрәкләр

Методик берләшмә эше

 

№5

    AG00004_                                     Һәр көн зур үрләргә!

 Белем учагы

Си-мәк урта гому-ми белем бирү мәктәбенең “Сердәш” үзидарәсе газетасы, 2007 нче елдан чыга.   

Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының котлау сүзе:

100_3191.jpg    Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, кадерле укучылар!

 Үзенең бар матурлыгы, байлыгы-муллыгы белән  тагын бер ел артта калды. 2009нчы елда яуланган уңышларыбыз безне сөендереп, яңа үрләргә әйди. Зур дәрт, бетмәс көч белән 2010нчы елга аяк басабыз. Яңа елда яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек, елмаюлы йөзләр, шат карашлар телим. Барлык теләкләр дә тормышка ашсын!

                     

 

Бу санда :       Мәктәп авазы________________________________2бит

                           Күңел көзгесе________________________________4бит

j0310326                        Кеше ­– хикмәтләр иясе_______________________4бит

                           Үзеңне сына_________________________________5бит

                           Спорт________________________________6бит

                           Безнең остаханә_____________________________8бит

                     

 

                                                                                               Мәктәп авазы

Тәрбия – мәңгелек хәзинә.

j0299125       Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт. 

     Бүгенге көндә коллектив “Югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Укучыларга төпле белем бирү, һәвәслеген, сәләтен искә алып, үзләренә ошаган һөнәр сайларга ярдәм итү.Сәяси, социаль-иктисадый үзгәрешләр кичергән җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаек шәхес тәрбияләү”дигән тема өстендә эшли.

      Коллективта 16 укытучы булып, шуларның 9ы класс җитәкчесе вазыйфаларын да башкара.

     Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

    Безнең мәктәп гаиләләр белән тыгыз элемтәдә яши Мәктәбебездә 46 гаиләдән 71  бала белем һәм тәрбия ала.Мәктәптә тәрбия эше  Мәктәп Уставына нигезләнеп “Путь к успеху”, “Комплексная прграмма  по профилактике правонарушений в Республике Татарстан”, “Эзтабар юлдашы программасы”, “Мирас юлы программасы”, “Галстучная страна” һәм 2007 нче елның 9 январендә 11 нче номерлы  педагогик киңәшмә карары белән гамәлгә кертелгән  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ф.Шигапова тарафыннан төзелгән “Мин  - укучы, мин – шәхес”, “Мәгариф һәм сәламәтлек программа”ларына нигезләнеп алып барыла.

    Мәктәптә 7 түгәрәк эшли. Һәр түгәрәк план нигезендә алып барыла. Балалар һәр түгәрәккә теләп йөриләр.

     Мәктәбебезнең бер горурлыгы – музей. Музей белән тарих укытучысы Н.Н.Бәдертдинова  җитәкчелек итә.

   Мәктәбебездә укытучыларыбыз сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Бу эш белем бирү, сәнгать, технологик, спорт юнәлешләрендә алып барыла. 

    Спорт-укучыларның иң яраткан шөгыле. Мәктәпнең спорт залы балалар өчен һәр көн ачык, анда шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр : спорт инвентаре, маталар, туплар җитәрлек, тренажер, теннис  өстәле укучылар өчен хезмәт итә. Мәктәптә теннис, көрәш түгәрәкләре эшли. Мәктәп укучылары районкүләм спорт бәйгеләрендә катнашып соңгы  елда 25 призлы урын алдылар.

     11 нче класс укучысы Гараев Илдар һәм 9 нчы класс укучысы Сафин Денис бүгенге көндә район җыелма командасына кертелде.

   Сәнгать юнәлешендә эшләп, ел саен “Яшь бөреләр”, Йолдызлык”район бәйгеләрендә чыгыш ясыйбыз, төрле номинацияләрдә 8 укучыбыз лауреат, дипломант булуга ирештеләр. Уңышка ирешкән һәр укучы “Зөләйлә”түгәрәге члены .

       Технологик юнәлештәге эшчәнлек тә нәтиҗәле. Укытучы Садерт динов Р.Ә. “Оста куллар” түгәрәген  җитәкли.Соңгы 5 елда 17 укучысы фән бәйгеләрендә җиңүгә иреште. Аның укучылары  “21 гасыр Кулибинчылары”  конкурсларында һәм укуларында теләп катнашалар.  Әти - әниләребез  балаларының сәләтен һәм сәламәтлеген үстерү өстендә  барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланалар,  9 нчы ел инде мәктәптә сәнгать мәктәбе филиалының хореография классы эшләп килә.

     Мәктәпнең киләчәге-балалар.Аларның тәрбиялелегеннән, үз-үзләрен тотышыннан үз хезмәтебез нәтиҗәләрен күрәбез.Чыннан да, исәптә торучы, өлгермәүче һәм пассив балаларыбыз юк.

 Бүгенге көндә бездә 71 бала белем һәм тәрбия ала.

Барлык уңышларга ирешүнең нигезе гаилә һәм мәктәпнең бердәмлегеннән тора. Кирәкле норматив документлар, мәгълуматлар, күрсәткечләр аерым папкаларда тупланып барыла, кул астында тора.

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ф.Шигапова

 

j0283631

                                                                  Күңел көзгесе

 

“Шигъри тәлгәшләр” түгәрәгенә йөрүчеләрдән күчтәнәч.


                  ***

Күңелле балачак дибез,

Күңелләрдә уелып кала.

Яшьлектә булганнарны

Менә син онытып кара.

Балачакка кире кайтып

Булмаганын аңлыйбыз.

Олыгайганчы уйнык дип,

Бергә-бергә уйныйбыз.

Балачакның бер мизгелен

Төшерик әле искә.

Узган гомерләрнең

Һәр мизгеле истә.

 

             Көз

Сары төсен өрдереп,

Урманнардан көз атлый.

Салкын яңгыры белән

Шаярткалап та карый.

Агачларны сарыга

Буяган ул күптәннән.

Кошларны читкә куа,

Салкын җилләре белән.

Елга-күлләр моңсулана,

Ташлап киткәч аккошлар.

Миңа да бик ямансу,

Булмагач сайрар кошлар.

 


Гареева Миләүшә, 9 сыйныф.

 

Кеше ­– хикмәтләр иясе

Елына 120 көн йоклыйбыз.

   Кеше тәүлегенә 8сәгать йокларга тиеш. Димәк, аена ул 240 сәгать йокласа, бер елга исә 2880 сәгать, ягъни 120 көн йоклый, дигән сүз. Бу-елның өчтән бер өлешенә тигез!

Сәгатенә 1000 тапкыр сулыйбыз.

Сулыш алу-чыгару циклы балада минутына 35 тапкыр кабатлана икән, яшүсмерләрдә-20, өлкән кешедә-15 тапкыр. Уртача алганда безнең сулыш алу ритмы-сәгатенә 1000 тапкыр, ягъни көненә ул 26 мең тапкырга туры килсә, елына 9 миллион дигән сүз.

Минутка 300 миллион күзәнәк үлә.

Кеше организмында 10 триллион күзәнәк бар дип исәпләнә. Һәр минут саен кеше тәнендә 300 миллион күзәнәк үлә. Әгәр алар яңаларга алышынмаса, бөтен күзәнәкләрдә 230 көндә үлеп бетәр иде. Иң аз “гомерле” күзәнәкләр-ашказаны-эчәк трактындагылар: алар нибары 1-2 көн яши.

 

                                                                   Үзеңне сына...

Тест

j0217698Укучыга үзен графолог  урынына сынап карарга тәкъдим ителә., Сезгә,  үзегезнең сыналучыгызга, нәрсә өчен аңа берничә сүзтезмә язып бирергә кирәклеген соравыгыз яхшырак булыр. Бу сүзтезмә буйсыз биткә язылырга тиеш. Шулай ук үзеңне сынап карарга да мөмкин. Әйдәгез башлыйк:

1)    Хәрефләр размеры:    -бик кечкенә-3балл

                                     -кечкенә генә-7 балл

                                     -уртача-11балл

                                     -эре-20балл

    2) Хәрефләр авышлыгы: -сул якка-2 балл

                                               -җиңелчә сул якка-5 балл

                                               -уң якка-14балл

ag00317_                                               -кинәт уң якка-6балл

                                               -туры-10балл

  3) Хәрефләр формасы : -түгәрәк-9балл

                                          -формасыз-10балл

                                          -очлы-19балл

  4) Язу юнәлеше:     -юллар “өскә” менә-16балл

                                   -юллар туры-12балл

                                  -юллар “аска”төшә-1балл

  5) Язуның җәелгәнлеге һәм басым көче: -җиңел-8балл

                                                                        -уртача-15балл

                                                                        -бик көчле-21балл

 6) Хәрефләрнең язылу характеры: -хәрефләрне кушуга омтылу-11балл

                                                - хәрефләрне бер-береннән аеруга омтылу-18балл

                 -кушылган стиль: бер урында кушыла, бер урында аерыла-15балл

7) Гомуми билгеләмә: -язу тырыш, хәрефләр төгәл язылган-13балл

                                      -язу тигез түгел, сүзләр я аңлаешлы, яки кыенлык белән                     укыла-9балл

                                     - хәрефләр көч хәл белән язылган, аңлаешсыз-4балл

Хәзер нәтиҗәләрне карыйк:

38-51 балл. Мондый  язулы кешеләрнең сәламәтлекләре какшаган, бу кешегә 80-нең теге ягы булырга мөмкин.

52-63балл. Болай кыю булмаган, пассив, юаш, флегматиклар яза.

64-75балл. Бу язу тыйнак, йомшак, нечкә күңелле кешеләргә туры килә. Мондый  кешеләр еш кына беркатлы, ләкин үз дәрәҗәләрен беләләр.

76-87балл. Бу язу туры сүзле, ачык күңелле, аралашучан һәм хисле кешегә туры килә. Алар күп очракта яхшы,  җанлыклы кеше.

88-98балл.  Бу кадәр балл җыйган кешеләр намуслы, тәртипле,  көчле һәм какшамас психикалы, кыю, инициативалы булалар.

99-109 балл. Бу кешеләр индивидуалистлар. Алар кинәт кабынып китүчән, үткен телле зирәк акыл ияләре.  

 

 

j0301480                                                                             Спорт...

                                Мәктәп  буенча     2008-2009 уку елында    спорт   ярышларының күрсәткечләре

 

Татарча көрәш

 

Ф.И.О.

Вакыты

Нәтиҗә

Бүләге

 

1

Гәреев И.

 

 

 

Зона ярышы

27.02.09.

06.05.09.

08.08.09.

5.03.09.

20.02.09

2412.09

1 урын

1 урын

1 урын

2 урын

1 урын

1 урын

 

Грамота

Грамота

Грамота

Грамота

Грамота

Грамота

 

2

Гыйлметдинов Д.А.

06.05.09

20.02.09.

27.02.09.

3 урын

3 урын

1 урын

 

Грамота

Грамота

Грамота

 

3

Сафин Д.А.               

06.05.09

12.09.09

26.11.09

1 урын

2 урын

2 урын

Грамота

Грамота

Грамота

4

Михнеәхмәтов Р.

24.12.09

1 урын

Грамота

5

Мәктәп җыелма командасы

27.02.09

4 урын

Грамота

6

Мәктәп җыелма командасы

06.05.09

1 урын

Грамота

 

Мәктәп командасы күрсәткечләре

Пневматик винтовкадан ату буенча П.Днепров призына ярыш - 3 урын

 

                       Спорт ярышлары буенча шәхси нәтиҗәләр

 

Исеме

 

Вакыты

 

Нәтиҗә

Бүләге

Ярыш төре

1

Гәреев И.И.

2009

1 урын

Грамота

Физкультурачылар көне уңаеннан уздырылган йөгерү ярышы.

2

Гәреев И.И.

2009

1 урын

Грамота

Пневматик винтовкадан ату буенча П.Днепров призына ярыш

3

Садыкова И.И.

2009

3 урын

Грамота

Пневматик винтовкадан ату буенча П.Днепров призына ярыш

4

Сафин Д.А.

2009

3 урын

Грамота

Физкультурачылар көне уңаеннан уздырылган йөгерү ярышы.

5

Гәреев И.И.

2009

2 урын

Грамота

Милләтләр кроссы-2009

6

Сафин Д.А.

2009

2 урын

Грамота

Бер туган Сәетгалиевлар призына көрәш.

Безнең остаханә

“Хан кызы” салаты

j0199283  200 г ярым ысланган казылык, 100 г консервланган яки пешкән гөмбә, 2 маринадланган кыяр, ½  банка консервланган яшел борчак, 2 пешкән йомырка, 2 пешкән бәрәңге, 1 баш суган, майонез,каймак, петрушка.

j0233755 Казылык, гөмбә, кыяр, йомырка, бәрәңге, суганны шакмаклап турарга.  Консервланган яшел борчак, майонез, каймак өстәп, бергә болгатырга.Петрушка яфраклары белән бизәргә.

 

“Кунак килде” торты

1,3 ст он, 1 ст шикәр комы, 3 йомырка, 2 а.к.бал, 1 ч.к. чәй содасы.

Крем: 1ст. каймак , ½ ст шикәр комы.

Камыр басып, аны өч өлешкә бүләргә. Аларны җәеп, өч корж пешергә. Арасына каймак белән тугланган шикәр комы ягып, коржларны өяргә.

 

j0233963

 

---

 


Белем учагы

Баш мөхәррир

Садыкова И.

Компьютерда җыючылар

Садыкова И.

 

Безнең адрес

423989

Татарстан

Мөслим районы

Симәк авылы

Мәктәп урамы, 32а


 

 

 

№ 4                                           Һәр көн яңа үрләргә!!!

Белем учагы

Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Сердәш” үзидарә газетасы, 2007 нче елдан бирле чыга.

 

 

 

 

 

Яз килә.                                    

Яз килә! Яз килә!                         

Сездә ничек, бездә шулай.

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Бик күңелле тышта:

Кар эри, боз китә.

Чабышып йөриләр

Малайлар бер читтә.

Бари Рәхмәт

Бүгенге санда:

Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы – 1 бит.

 

Без булдырабыз! – 2 бит.

 

Яңалыклар – 3 бит.

 

Укучылар сезнең өчен – 4 бит.

 

Мәзәкләр – 5 бит.

 

Котлыйбыз – 6 бит.


 

2009 ел - Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы

 

Изображение 077

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ УКАЗЫ

Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын уздыру турында

     Халыкның сәламәтлеген ныгыту, масса төсендәге спорт төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, спорт корылмаларының кереп йөрерлеген тәэмин итү максатларында карар бирәм:

 

      2009 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә.

1.     Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын әзерләү һәм уздыру функцияләрен Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советына йөкләргә.

2.     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә, Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм ведомостволарын, башкарма хакимият федераль органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарын, җирле үзидарә органнарын, җәмәгать берләшмәләрен, кызыксыну белдергән башка оешмаларны җәлеп итеп, Татарстан Респуликасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын әзерләүнең һәм уздыруның төп чаралары планын, аларны финанслау күләмен һәм чыганакларын күрсәтеп, эшләргә һәм Татарстан Республикасы Президенты каравына тапшырырга.

3.     Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, предприятиеләргә һәм учреждениеләргә, хәйрия оешмаларына һәм башка оешмаларга Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.

4.     “Татмедия” ачык акционер җәмгыятенә, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционер җәмгыятенә, республика һәм урындагы массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын уздыруны киң яктыртырга.

5.     Әлеге Указ аны бастырып чыгарган көннән үз көченә керә

Татарстан Республикасы      Президенты М.Ш. ШӘЙМИЕВ

     Казан, Кремль

     2008 ел, 20 октябрь

     № ПУ–528

 

Сездә ничек, бездә шулай!

Без булдырабыз!

   Без – 6 нчы класс укучылары – актив һәм һәр яктан да өлгер класс. Без класста 14 укучы: 11 малай, 3 кыз. Классыбызда ике укучы (Вахитов И., Талипов Р.) гел “5”ле, 4 укучы (Габидуллин Р., Галимов Р., Нуретдинова М., Сафин Р.) “4”ле, “5”ле, ә калганнар (Вәлиев Р., Гәрәев Р., Госманов И., Миргаева Д., Сафин А., Харисов Р., Шәмсиева А., Шәяхмәтов Р.) “3”ле, “4”ле, “5”ле билгеләренә өлгерә.

   Мәктәптә һәм район күләмендә үткәрелә торган һәрбер чарада да без катнашабыз. Мәсәлән, январь башында уздырылган “Йолдызлык – 2009” конкурсында Габидуллин Ришат, Шәмсиева Алсу конферанс булдылар. Ш. Алсу гала-концертка үтеп,

дипломант исеменә лаек булды.

 

 

 

Шулай ук конкурста Н. Миләүшә, М. Динара, Ш. Алсу   күмәк татар халык биюендә катнаштылар.

Татарстан президенты М. Ш. Шәймиев тарафыннан 2009 нчы ел – “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан мәктәп һәм район күләмендә күп кенә чаралар уздырылды. Шуларның берсе – “Без булдырабыз!” дигән исем астында үткән эстафета. Бу ярышта безнең класстан Галимов Рәзил, Сафин Артем, Нуретдинова Миләүшә катнашты. Райондагы ярышка зур класслар белән берлектә Г. Рәзил һәм С. Артем бардылар. Алар 2 нче урын алып кайтканнар иде

Февраль ае – хәрби-патриотик ай итеп билгеләнде. Шушы уңайдан мәктәптә барыбыз да көтеп алган “Аҗаган” уены оештырылды. Безнең класс бу ярышта да сынатмады. Чаңгы, волейбол, турниктан күтәрелү, мылтыктан ату, сугышчан бит чыгару һ.б. ларда көч сынаштык. Чаңгы ярышында Сафин А. – I, Вахитов И. – II, Галимов Р. – III, кызлар арасында Нуретдинова М. III урын алды. Сафин А. турникта күтәрелү буенча югары күрсәткечкә иреште. Шулай ук волейбол ярышында зур класслар белән берлектә уйнады, команда I урынны яулады.

 

Февраль аенда һәр класста һөнәр ияләре белән очрашу үтте. Без үзебезнең класс сәгатенә Садыков Ришат Рафис улын чакырдык. Ул безгә үзе турында сөйләде, һөнәр сайлау буенча киңәшләрен бирде.

Класстан тыш чаралар белән беррәттән без укуда да калышмаска тырышабыз. Район күләмендә 6 нчы класслар өчен математика буенча уздырылган олимпиадада Вахитов И., Галимов Р., Талипов Р. көч сынаштылар.

Март аенда 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме билгеләп үтелде. Кызларны, әниләрне, укытучыларны бәйрәмнәре белән котладык. Әниләр һәм кызлар арасында оештырылган КВНда Шәмсиева А. һәм аның әнисе Шәмсиева Гүзәлия апа катнашты.

Бу айда шулай ук математикадан  дөньякүләм “Кенгуру” конкурсы үткәрелде. Анда Габидуллин Р., Галимов Р., Талипов Р., Нуретдинова М. тапкырлыкларын сынадылар.

Язны каршылау – “Нәүрүз” бәйрәменә дә битараф калмадык без. Анда безнең кызларыбыз Миргаева Д., Нуретдинова М., Шәмсиева А. җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Менә шулай дус, тату, бердәм һәм актив инде безнең класс. Ләкин бераз тәртипне генә яхшыртасы бар. Кешеләр хатасыз булмый, бу кимчелегебезне ничек тә бетерербез һәм киләчәктә без сынатмабыз, чөнки без барысын да булдырабыз!

6 класс укучылары һәм аларның

класс җитәкчесе Акмалова А. Р.

 

 

Икенче яртыеллык яңалыклары

Январь

Каникулдан соң мәктәп тормышы Балалар китабы атналыгы белән башланып китте. Спорт елына старт бирелеп, башлангыч класслар арасында “Күңелле стартлар” узды. Кабинетларда  әлеге ел кысаларында стендлар эшләнде.

“Һөнәр сайлау: хыялдан – мөмкинлеккә” исеме астында үткәрелгән ата – аналар университетында 9 – 11 класс укучылары да теләп катнаштылар.

 Февраль

Мәктәптә  хәрби – патриотик тәрбия айлыгы кысаларында эшебез бик тыгыз булды. Укучылар табигаткә экскурсияләр оештырдылар. Сәламәтлек көне кысаларында “Аҗаган” уеннарын үткәрде. Көн дәвамында барган ярышлар һәркемгә ошады. Тарих атналыгы барлык атналыклар арасыннан иң кызыгы һәм җанлысы булды. Инглиз теле атналыгында кызыклы итеп Изге Валентин көне үткәрдек.

“Йолдызлык – 2009” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадык. Һөнәр ияләре һәм ветераннар белән очрашулар оештырылды.

Март

Табигатьтә яз! Март башында Әниләр һәм кызлар арасында “Әйдәгез,көч сынашыйк!” ярышы үтте. Башлангыч класслар Әниләрен бәйрәм белән котлап, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. “Ел класс җитәкчесе - 2009” бәйгесендә Н.Н.Бәдертдинова район күләмендә 3 нче урынны яулады. Каникул вакытында зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз С.Р.Вахитованың 80 яшьлек юбилеен үткәрдек. Монда А. Сөләйманова, Т. Фәрвәҗетдинова, А. Габдрахмановалар катнаштылар. Башлангыч класс укучылары  КМО членнарынна кызыклы чаралар күрсәттеләр.

Апрель

1 апрель – көлке көнен “Сердәш” үзидарә членнары кызыкла итеп оештырырга әзерләнәләр. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкбез. Башлангыч классларда эәтабар һәм варис сафларына алу тантаналары булачак. “Галстуклы ил” программасына нигезләнеп Җир көнен билгеләргә җыенабыз.

Май

Уку елының соңгы ае. Укуларга йомгак ясап, исән –сау каникулларга китәргә язсын.

рт

 2009 ел - Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы булганга районыбызда һәм мәктәптә укучыларның сәламәтлегенә һәм спорт белән шөгыльләнүләренә зур игътибар бирелә.

Чаңгы, ату, туризм ярышларында укучылар бик теләп катнаштылар. Советлар Союзы Герое П.А.Днепров призына оештырылган ату ярышларында 10 класс укучысы И.Садыкова 3 нче урынны алды.

 

100_2556

 

Көрәш буенча аерым тукталасыбыз килә. И. Гәреев, Д.Гильметдинов район буенча үз авырлыгында призлы урыннар алдылар.

10 нчы класс укучысы үз авырлыгында И.Гәреев район буенча призлы турыннан гына алып килә. 5 март көнне Татарстан Республикасы укучыларының VII Спартакиадасында Азнакай шәһәрендә оештырылган Татар – башкорт көрәшендә  2 нче урынны алды.

 

 Сәнгать һәм мәгариф

Февраль, март айларында «Йолдызлык - 2009» бәйгесендә чыгыш ясап А. Шәмсиева, “Язгөл” бию ансамбле, Г.Сәләйманова дипломант һәм Д. Миргазиянова, А. Сөләйманова 2 нче дәрәҗә, А.Габдрахманова 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар. “Яшь программист” конкурсыда А.Гыйлметдинова, А.Галиева 1 нче һәм И. Садыкова 2 нче урыннарны алдылар.

 

 

Укучылар сезнең өчен!

 

ТЕСТ

Тәнкыйтьләргә   яратасыңмы?

 

Дустыңда   яңа  килеш  джинсы күрдең.

А  Әйбәт !Ул  күптән  бу   хакта  хыяллана иде.

Б. Кирәк бит,ә?! Ә мин күрмәдем  дә.

В.Нинди ямьсез!Модадан  чыккан  бит  алар!

Дустың  бик  тазарган.

А.Әйбәт  кеше  зур урын биләргә  тиеш.

Б.Ә ул  ябык идемени?

В.Хәзер ул бегемотка  охшаган. Хи-хи-хи.

Парта күршең контроль эшен синнән   яхшырак язган.

А.Афәрин!Аның өчен   шатмын!

Б.Бик исем китә.

В.Ул китап корты һәм  ботаник.

Классташың  күзлек  киеп килгән.

 А.Аңа  күзлек килешә.

Б.Кисә соң!

В.”Очкарик” дип үртим хәзер.

Әниеңнең кәтлитләре көйгән.  

А.Барыбер бик тәмле!

Б.Көйгән җирен кисеп ыргытам да, ашыйм.

В.Фу! Мин андый нәрсә ашамыйм.

Дәрестә бер кыз укытучыга гел сорау бирә.

А.Дөрес эшли- тема авыр бит.

Б.Миңа гына комачауламасын.

В.Шундый аңгыра икән.

Нәтиҗә ясыйк.

“А”дагы һәр җавапка 0 балл, “Б”дагысына -1,”В”га – 2 балл. Күпме булды?

А. 0дан 3кә кадәр: син рәхимле, кешеләргә ярдәм итә торган. Башкаларны тәнкыйтьләмисең, ә мактыйсың. Синең дусларың да күп шул.

Б. 4тән 8гә кадәр. Кеше кимчелекләрен күрмисең.Дусларың өчен шатлана да белмисең.

В. 9дан 12гә кадәр. Башкаларны тәнкыйтьлисең. Үзеңдә кимчелекләр күп булгангадыр, бәлки?!

 

Бу кызыклы

Татар телендә китап.

Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Әстерханда Пётр I нең типографиясендә татарча басылган “Манафест”тан башлана.

XVIII йөзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенат типографиясендә басыла.\

1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу- татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “Азиат” типографиясе була.

Татар китабы революцияга кадәр 2000 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән узып китә.

 

Мәзәкләр

***

·         Күршеләребез без уйлаганча ук байлар түгел икән.

·          Нигә алай дисең?

·         Кичә тәрәзәләреннән үз күзләрем белән күрдем – әтисе белән кызы бер рояльдә уйныйлар иде..

***

·         Клиент чәчтарашка:

·         Сезнең этегез нигә миңа күзләрен ялтыратып карый?

·         Кайчагында идәнгә колаклар киселеп төшә, шуны көтүедер.

***

·        Доктор, зинһар, ярдәм итегез.

·        Нәрсә булды?

·        Монда төртәм- авырта, монда төртеп карыйм- авырта, монда төртсәм- тагын авырта.

·        Каяле- кая ... Соң нигә аны башта ук бармагым сынды, дип әйтмисең?

 

***

·        Старшина солдатка:

·        Син нигә “Үрә кат!” дигәннән соң борыныңны кашып торасың?

·        Чебен кунган иде!

·        Чираттан тыш ике наряд!

·        Кемгә: миңамы, чебенгәме

Аш-су остасы булыйк.

Самса.

Кирәк: камыр өчен 700 г он, 120 г маргарин, 200 г су, тоз. Эчлек өчен: 0.5 кг чыгартылган ит, ике помидор, 200 г сыр, 100 г атланмай, кара борыч, тоз, яшел үләннәр.Фаршка эре угычтан чыгарылган сыр, ваклап туралган помидор, яшел үләннәр кушабыз. Тоз, борыч, эретелгән атланмай салып болгатабыз. Май һәм тоз салынган кайнар суга йомшак камыр изегез. Җәемнәр ясап ит салып, өчпочмак кебек төрәбез. Өстенә тугланган йомырка сөртеп мичтә пешерәбез.

Бәрәңгегә төрелгән тавык.

Кирәк: 2 зур кисәк тавык ите, 5 бәрәңге, 1 йомырка, 1–2 аш кашыгы он, тоз, борыч.Бәрәңгене чистартып, “корея кишере” өчен булган угычтан чыгарабыз. Тавык итен кисәкләргә бүлеп, суккалыйбыз. Бәрәңгенең чыккан согын сыгабыз һәм бәрәңгегә йомырка, он салып болгатабыз. Тоз, борыч өстибез, ит хисабына да салырга онытмагыз. Өстәлгә азык-төлек төрә торган пленка җәеп, юка итеп бәрәңге җәймәсе җәябез. Аның ит кисәген куеп, бәрәңге белән “тышлыйбыз”. Пленкасы белән алып, кызган майлы табага саккына әйләндереп салабыз. Алтынсу кабык барлыкка килгәнче кыздырабыз. Табынга гарнир, боткалар яки яшелчә салаты белән бирәбез.

 

 

Изображение 010 

 

 

 


Кадерле укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз!

    Сезне яз бәйрәмнәре һәм туган көннәрегез белән котлап йөрәк түреннән чыккан иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Саулыгыгыз нык, тормышыгыз бәхетле булсын. Дусларыгызның ихтирамын тоеп, шатлык-куанычларга төренеп яшәргә язсын.

Бугенгедәй гел елмаеп яшәгез,

Күзләрегездә очкын уйнасын

Тормышыгызда бәхет юлдаш булсын

Авырлыклар һич тә тоймагыз.

 

j0332268Белдерүләр!

 

 

-Төгәл фәннәр буенча өй эшләрен эшлим.3-33-69.

-Компьютерда язып бирәм. Кыйммәт түгел.     89179036401.

-Песи балалары бүләк итәм. 89196471070.

-Бәйрәм прическасы ясыйм. 89172896851.

 

 

 


Белем учагы          Безнең адрес                Газета 1 нче зур совет

Баш мөхәррир                                         423989                                                                             карары белән расланды.      

 Сөләйманова А.                              Татарстан

Компьютерда җыючылар:              Мөслим районы                                     Сату бәясе ирекле.             

Гиләҗетдинова А.                           Симәк авылы

Шәмсиева З.                                     Мәктәп урамы, 2.                                   Сораулар һәм тәкъдимнәр

Садыкова И.                                                                                                       түбәндәге телефон буенча кабул   

Миргазиянова Д.                                                                                                ителә :8 917 289 68 51

 

 

 

 

“Сердәш” оешмасына керүче егетләр һәм кызлар ярты елга бер тапкыр “Белем учагы ” газетасы чыгаралар. Газетабыз сигез битле булып, анда бик кызыклы рубрикалар урын алган.

2008 – 2009 уку елында № 3 саны белән чыккан газетабызны сезгә дә тәкъдим итәбез

№3

Һәр көн яңа үрләргә!!!

 

Белем_учагы

Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Сердәш” үзидарә газетасы, 2007 нче елдан бирле чыга.

Баш мөхәррир сүзе:

Менә тагын, сез сагынып көткән, мәктәп үзидарә газетесы чыкты. Бу газетада традицион рубрикалардан тыш, тагын бер-ике яңалык керттек. Һәр укучы һәм укытучы үзенә кирәген безнең “Белем учагыннан” табар. Кемгә безнең газета охшап җитми, шул үз тәкъдимнәрен курыкмыйча безгә җиткерә ала.

Бу газетабыз мәктәп тормышына башкача күзаллау бирер. Мәктәпбернинди вакыйгасыз, укуга гына кайтып калган система түгел. Мәктәпнең башка төрле икәнен безнең газета сөйләр.

Бу санда...

Мәктәп тормышы___1 бит

Спорт____________2 бит

Мин шулай уйлыйм_____2 бит

Укучылар сезгә____3 бит

Укучылар иҗаты___3 бит

Ышансаң ышан____5 бит

Бәйгеләр__________5 бит

Көлкеханә________7 бит

Оста куллар_______7 бит

Үзеңне сына_______7 бит

Котлыйбыз________8 бит

Мәктәп тормышы

Мәктәп укучыларга белем бирү учагы гына түгел, ә бәлки тәрбия үзәге дә. Укучыларның дәрестән тыш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Укытучылар тарафыннан оештырылган түгәрәкләргә балалар теләп йөри. Торыш укучылары өчен ачылган мәктәп яны интернаты башка авыл укучыларын да түгәрәкләргә, дәрестән тыш мероприятияләргә тартырга мөмкинлек бирә.

Биюче, җырчы укучыларыбыз үзләренең сәләтләрен “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” конкурсларында сынап карап, призлы урыннарга лаек булдылар. Менә алар: Габдрахманова Алисә, Сөләйманова Айсылу һәм Гүзәлләр, Гиниятуллин Рафик, Газизуллин Рафаэль, Фәрвәҗетдинова Тәнзиләләр. “Сәламәтлек театры”нда катнашып мәктәп коллективы район буенча 3 нче урынны алды.

Атна саен яңа, кызыклы мәгълүмәтлар белән тулыланып торучы “Тылсымлы көхге”нең укучыларның укуын һәм тәртибен яхшыртуда роле зур. Дежур класс һәр кимчелекне, һәр яхшы һәм начар билгене күреп тора, нәтиҗә ясый.

Укучылар үзидарәсе дә үз эшенең остасы. “Министрлар”ыбыз алны-ялны белми мәктәпнең казанында кайный.

Лениза Валиева.,

җәмгыять белеме укытучысы

Спорт.

 Спорт сәламәт итә диләр. Чыннан да шулай микән,

спорт белән шөгельләнүче һәм аның белән мавыкмый торган кеше организмнары арасында аерымлыклар бармы? Йөрәк-300 грамм авырлыгындагы мускул.Ул 15

тән 50 яшькәчә минутына 70 тапкыр тибә.

 Ә 60-70 яшьләр арасында ул узенең тибешен тизләтә һәм 79 га җитә ала. Уртача алганда, ул сәгатенә 4.5 мең һәм тәүлегенә 18 мең пульс тәшкил итә.

Кешенең хәрәкәтләнүенә бәйле рәвештә йөрәкнең күләме дә үзгәрә. Мәсәлән, велосипедчының йөрәге спорт белән шөгельләнмәче гади кешенекенә караганда икеләтә зуррак булырга мөмкин. Гадәти реңимда бу орган сәгатенә 360 литр кан кабул итә. Ә үз гомерендә- 224 мең литр канны “эшкәртә”.

Әйе шул сәламәтлек - зур байлык.Шуны истә тотып, безнең мәктәп һәр ярышта да катнашырга тырыша. Көрәштә дә , җиңел атлетикада да, уен ярышларында да безнең мәтәп сынатмый. Кызлар да, малайлар да бу ярышларга дүрткуллап катнашырга әзер.

Беренче чиректә татарча көрәш буенча Гәрәев Илдар II, Шәйдуллин Алис III урынны алдылар.

Мин шулай уйлыйм.

Мәктәп күләмендә безнең журналистларыбыз кайбер укытучылардан сорау алды:

-Сез мәктәп системасында нәрсә үзгәртер идегез?

-Идеаль укучы һәм укытучы нинди булырга тиеш?

-Мәктәптә радио булдыру дигән тәкъдимгә ничек карыйсыз?

Бу сорауларга мәктәбебез директоры түбәндәгечә җавап бирде:

-Укучылардан уку ягыннан активлык теләр идем, бигрәк тә бәләкәй класслардан Мәктәпнең материаль-техник базасын ныгытырга. Мәктәптән тыш эшләр буенча активлыкны арттырыр идем.

-Укучы-үз фикерен алга куеп әйтә белә, укытучы сүзенә карышмый. Әйбәт сөйләшә, укытучыларга хөрмәт күрсәтә, мәктәп югарылыгын саклап калырга омтыла.

- Сүз бирә алмыйм , ләкин тырышып карармын.

Ә менә рус теле укытучысы Насырова Венера апа менә нәрсә җавап бирде:

-Методик көн кертер идем. Һәр кабинетка компьютер кертер идем.

-Идеаль кеше юк.Укучы-тәртипле, укуга яхшы караган, кешеләргә хөрмәт күрсәткән. Эгоист булмаска тиеш.

-Булса әйбәт инде.

Укучылар сезгә.

Чипсы- кыздырылган бәрәңге.

Чипсы инглиз телендә “йомычка” дигәнне аңлата. Бу ризык егерменче гасырда пәйда була. Аның тарихы мондыйрак.Америка ресторанында берәү китерелгән ризыкка ризасызлык белдерә. Ни өчен дисәгез, аңа официант биргән бәрәңгенең артык калын телемле итеп туралган булуы ошамаган иде. Шуннан соң ресторанның хуҗасы индеец Джордж Крам, әлеге бәйләнчек клиентны кызык итмәкче булып, бәрәнгене чәнечке белән дә эләктерә алмаслык итеп үтә дә юка иттереп кыздырган. Теге нәзберәк бәндәгә, киресенчә, бик ошаган, ул ашап туя алмаслык тәмле булган икән.

Соңрак бәрәңге йомычкалары- чипсыларны капларга тутырып сата башлыйларю. Һәм, әлегә дә баягы шушы бәрәңге, Герман Лэю тырышлыгы нәтиҗәсендә, башка илләрне дә яулап ала.

Укучылар иҗаты.

Шигъри тәлгәшләр” түгәрәгенә йөрүче, мәктәбебезнең спорт ярышларында актив катнашучы уңган кызыбыз Гәрәева Миләүшә 8нче класста белем ала. Иң беренче шигырьләре табигатьнең иң матур почмагында урын алган туган авыл Торыш, дуслары, әнисе турында иде. Бүгенгеләре көрәш түгәрәгендә шөгельләнүче һәм көрәш буенча районыбызда гына түгел, республикада да призлы урыннар яулаучы абыйсы, 10нчы класста укучы Илдар турында:

Минем абый молодец.

Көрәшне бик яратса да,

Абыем әле укучы.

Көрәш сүзен ишетүгә

Калып тора укуы.

Карны көри, малны карый,

Атны да үзе җигә.

Физик хезмәт яратканга

Ярышта ул гел җиңә.

Көнләшеп тә куям кайчак,

Барсы да аны мактый.

Чөнки абыем көрәшеп,

 Мәктәпнең данын яклый.

Шигъри җанлы, моңга бай булган Торыш авылы хакында ишеткәнегез бардыр.Мин менә шул гүзәл табигатьле Торыш кызы булам.1994 нче елның 1 нче сентябрендә Торыш авылында дөньяга килгәнмен.

Мин мәктәптә шигырь бәйгеләрендә бик теләп катнашам

Беренче “Минем абый молодец!” дип исемләнгән шигыремне 13 яшемдә яздым. Шуннан башлап, мин районыбыздагы “Зөлфәт клубы” иҗат берләшмәсенә аяк бастым.

Торышыбызның яшел хәтфә урманнары, киң кырлары, чиксез болыннары, саф чишмә сулары каләм тибрәтергә этәргеч булгандыр, күрәсең. Шул рәвешле бер-бер артлы шигырьләрем туды.Иҗат өлкәсенә кереп китүем менә шулай булды.

Йолдызнамә буенча мин—кыз.Буш вакытларымда детектив фильмнар һәм сериаллар карарга, китаплар укырга, тәмле ризыклар пешереп, дусларымны сыйларга яратам.Болардан тыш, спорт белән шөгыльләнәм.

Кешеләрдә мин алдашу һәм көнләшү кебек сыйфатларны яратмыйм, киресенчә, ошаган яклары—ихласлык һәм бер-береңнең сүзенә колак салу, ярдәм итү.

Туган авылым.

Туган авылым –Торышым,

Синдә туып үстем мин.

Инешеңнән суларыңны

Ятыплар да эчтем мин.

Болыныңда шау-гөр килеп

Чәчәкләр җыеп йөрдем.

Аннары шул чәчәкләрне

Тәкыя итеп үрдем.

Чәчәкләрең, куакларың—

Барсы да якын миңа.

Күңеләмә син җитмисең

Чит җирдә йөргән чакта.

Миләүшә тырыш кыз. “4”, “5” билгеләренә генә укый. Классның һәм мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, эчендә кайный. Мәктәпне тәмамлагач, киләчәктә кем булырга, кайда укырга дигән сорау да борчый аны бүгеннән. “Кем булырга?”-исемле шигыре дә шул турыда:

Кайсын сайларга?

Һөнәр сайлыйм дигәч тә,

Аның кайсын сайларга?

Кеше өчен кирәкле,

Булса әле ярый ла?

Хәбәрләрне ачсаң да

Сугыш, талаш, үтереш...

Өеңнән чыгарга да

Көндезен дә куркыныч.

Юрист булсам тырышып,

Бик күп кирәк укырга.

Компьютерда уйнарга,

Әллә программист булырга.

Күп укысаң, күз бетәр,

Ачуланыр әни дә.

Әллә профессор булырга,

Портфель матур, кием дә.

Юрист буласым килә,

Яклармын дөреслекне.

Әлегә төне буе

Ятлыймын дәреслекне.

Ышансаң ышан!?

Мөмкинлекнең чиге юк...

Кеше организмында 10 триллион күзәнәк бар дип исәпләнә. Һәр минут саен кеше тәнендә 300 миллион күзәнәк үлә. Әгәр алар яңаларга алышынмаса, бөтен күзәнәкләр 230 көндә үлеп бетәр иде. Иң аз “гомерле” күзәнәкләр – ашказаны-эчәк трактындагылар: алар нибары 1-2 көн яши. Кулны хәтта берничә тапкыр юганнан соң уч тиресе әле барыбер дә пычрак хәлдә кала. Андагы бактерияләр шулкадәр күп,

хәтта алардан тулысынча котылырлык чаралар да табылмаган әле.

Шулай итеп, иң чиста кулларның да һәр квадрат сантиметрында 100әр микроорганизм торып кала. Кем белән дә булса кул биреп күрешкәндә кеше 16 миллион бактерия кабул итә һәм үзе дә шулкадәр үк микроб тапшыра.

Гомер буе безнең 950 км озынлыкта чәч һәм 28 км озынлыкта тырнаклар үсә.

Бәйгеләр!

Мәктәп күләмендә укучылар арасында” Иң актив класс” дигән конкурс үткәрелде.Катнашкан укучылар уз класслары турындагы мәгълүматне газета редколлегиясенә тапшырдылар. Җиңүче класс булып 10 нчы класс билгеләнде:

Безнең класс- иң бердәме, иң активы!

Уку елы башлану белән безнең класс үткәреләсе чараларга дүрт куллап ябышты. Ә иң зур вакыйга, моны хәтта ел вакыйгасы дип тә була, безнең классның география кабинетыннан тарих кабинетына күченүе. Без күченеп кенә калмадык, әле аны җиһазладык та: яңа обой ябыштырдык, челтәрләрне яңарттык, гөлләрне күбәйттек, стендлар, папкалар ясадык һәм башка төрле вак-төяк эшләр эшләдек.

Укуның башы булуга карамастан, сентябрьнең беренче атнасында ук ата-аналар җыелышы үтте. Төп тема булып җәйге вакыйгалар, укучыларның яңа уку елына әзерлекләре, профильле укытуга күчү, ата-аналар комитеты сайлау торды.

Ә бәйрәмнәргә килгәндә, мәктәптә бер генә бәйрәм дә бездән башка үтми. “Белем бәйрәме”ндә ике кызыбыз алып баручы, 25е-экскурсия иде, без һәр елдагыча “иң матур өстәл” номинациясендә җиңүче булдык. Өлкәннәр һәм укытучылар көнен дә игътибарсыз калдырмадык: өлкәннәр көнендә ветеран укытучыларга, мәктәп исеменнән, күчтәнәч тараттык, укытучылар көнендә барлык укытучыларны тәбрикләдек, һәм әлбәттә класс җитәкчебез Нәзилә Наиловнаны бүләкләп киттек.

Көз җиткәч, “Уңыш” бәйрәме дә җитә инде. Монда да классыбыз сынатмады. Район күләмендә үткәрелгән “ Сәламәтлек театрында” да безнең класс кызлары катнашып 9-11 класслар арасында мәктәбебез 3нче урынны яулады, “Яшь бөреләр” конкурсын безнең классыз күз алдына да китереп булмый. Бу конкурка классыбыз тулаем катнашты. Миргазиянова Диләрә җыр белән Сөләйманова Айсылу конферансье номенациясендә район сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы алды.

Һәр елдагыча мәктәптә олимпиадалар үтте. Классыбыз бу чарадан да читтә калмады.

Әлегә менә шулар. Киләчәктә класс туган көнен, әниләр бәйрәмен һәм яңа елны күңелле итеп, бергә-бергә үткәрергә җыенабыз. Һәм гомумән, безнең класска иң актив, иң сәламәт, иң яхшы, иң сәләтле балалар гына җыелган һәм бу мәктәпнең иң бердәм классы да. Моны күрү өчен мәктәпнең атналык йомгак экранына күз салу да җитә.

Классыбызда 11 укучы укый, ә шуларның 8е мәктәп үзидарәсендә эшли. Садыкова Инзилә- мәктәбебез Президенты. Спортсмен егетләребез белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Чөнки көрәш булмасын, җиңел атлетика булмасын, алар алдынгы урыннарны бирмиләр. Алар- мәктәбебез горурлыгы.

Иң зур бәхет барыбыз да бергә булу.

Иң зур бәхет барыбыз да бер теләктә.

Яшибез зур гаилә булып һәрчак бергә.

Янып-көеп, бу бит безнең сыйныф диеп,

Бәйрәмнәр дә, авырлык та җиңел үтә

Сыйныфташың янда булса синең әгәр.

Көлкеханә.

-Әй-яй, чибәр дә инде сез!

-Бик зур рәхмәт!

-Беренче апрель белән.

-Иртәгә ирегезнең туган көне бугай, берәр бүләк алдыгызмы соң?

-Менә, акылым җитми, нишләргә? Аның миңа кирәкле бөтен әйбере бар инде.

“Оста куллар”дан

Колбаса белән пешерелгән пицца.

Пицца өчен 600-700г әче камыр алыныэЭчлеккә 2 баш суган, 150 г колбаса, 5-6 помидор, 100 г сыр, тоз, төелгән кара борыч, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае алына.

Тигез итеп 0.6-0.7 см калынлыгында камыр җәясең дә, май сөртелгән табага саласың. Чәнечке белән берничә урыннан төрткәләп алганнан соң ,камыр өстенә турылган суганны, помидор телемнәрен саласың. Өстенә тоз, борыч, угычта уылган сыр, үсемлек яисә зәйтүн мае сибәсең. Духовкада пешерәсең.

 

Хәлвә.

4 стакан чистартылган көнбагыш кыздырасы, 3 стакан онны кызарганчы кыздырасы, 1стакан су, 3 стакан шикәр комы салып сироп ясыйсың.

Көнбагышны суыткач 4 кат иттарткычтан чыгарасы, шуңа 7 аш кашыгы май, он, сироп салып болгаып, холодильникка тыгып куясың.

Үзеңне сына!

Сары тюльпаннар,дисеңме?

Санына карап, чәчәкләр төрле мәгънә белдерә:

1 чәчәк-“Син минем бердәнберем”;

3 чәчәк-“Мин синең өчен бар нәрсәгә дә әзер”;

5 чәчәк-“Мин сине яратам”;

7 чәчәк, гадәттә никахлашу көнендә бүләк ителә;

9 чәчәк-“Мин сине дус буларак хөрмәт итәм”;

12 чәчәк-“Бар да яхшы булыр”

Ләкин чәчәкнең төренә дә игътибар итү мөһим.

Кызыл розаларны сөю билгесе икәнен син беләсең инде.

Ә менә сарылары- мәхәббәтнең кимүе, көнләшү ул, дип берәү дә җырламады бугай әле. Сары харизантемалар да шул турыда сөйли. Тузганаклар бәхет һәм тугрылык билгесе.Канәферләр исә шактый аз сүзле халык. Кызыллары белән син, кыска гына,”әйе” дип җавап бирә аласың, ә менә буйлы-буйлы кәнаферләр – “юк” дигән сүз. Гладиолуслар – гладиатор чәчәкләре, “ышан миңа, мин синең белән ихлас”, ди.Бик телисең икән, кактус та бүләк итәргә була. Кактус ул даимилек билгесе.Сары тюльпаннар, дисеңме? Гап-гади:“Яратам мин сине”.

Котлыйбыз!!!

 


 

 

Безнең газета ярты елга бер чыкканлыктан, сентябрьдан алып декабрьга кадәр булган туган көннәрне тәбрикләп китик.Аларга сәламәтлек, бәхет, укуларында, эшләрендә зур уңышлар телик, һәр туасы таң шатлыклар гына алып килсен, теләгән теләкләренең барсы да тормышка ашсын!

 

Менә алар, укучылардан:

 

Башлангыч класслардан :

Садертдинов Ринат -9 нчы сентябрь;

 

Шигапов Ринат – 14 нче сентябрь;

 

Мифтахов Данияр – 3 нче ноябрь;

 

Фатихова Илнара – 4 нче ноябрь;

 

Хайруллина Алсу – 8 нче ноябрь;

 

Гусманова Наилә - 13 нче ноябрь;

5нче класстан:

Гыйльметдинов Камиль-3нче октябрь;

Садыйкова Айсылу-1нче ноябрь;

6нчы класстан:

Харисов Рамиль-17нче;

Госманов Илнар-21нче ноябрь;

7нче класстан:

Валиева Лилия-3нче октябрь;

Габдрахманова Алисә-6нчы октябрь;

Миннеәхмәтов Руслан-23нче ноябрь;

8нче класстан:

Гареева Миләүшә-1нче сентябрь;

Гыйльметдинова Алсу-25нче октябрь;

Галиева Алисә-9нчы декабрь;

9нчы класстан:

Газизульлин Рафаэль-22нче сентябрь;

Гыйльметдинов Радик-25нче ноябрь;

Гыйльметдинов Данил-28нче октябрь;

Махмутова Диана-12нче декабрь;

Садертдинов Рифат-27нче ноябрь;

10нчы класстан:

Мулламухаметова Рүзия-6нчы ноябрь;

Хамматов Насих-4нче ноябрь;

Укытучылардан:

Бәдертдинова Нәзилә Н.-9нчы ноябрь;

Зиатдинов Гыйльметдин Ф.- 9нчы ноябрь;

Шигапова Роза Ф.-2нче ноябрь;

Акмалова Альбина Р.-6нчы декабрь;

Валиева Лениза К.-18нче октябрь;

 

 

Редколлегия.

Белем учагы

Башмөхәррир:

Харисова Л.М.

Компьютерда җы ючылар: Садыкова И

Харисова Л

Миргазиянова Д.

Безнең адрес

423989

Татарстан

Мөслим районы

Симәк авылы

Мәктәп урамы, 2

Газета 4нче зур совет

карары белән расланды

Сату бәясе ирекле.

Сораулар һәм тәгъдим нәр түбәндәге телефон

буенча кабул ителә:

3-33-35

 

 


 

 

Используются технологии uCoz