Тәрбия-мәңгелек хәзинә Балалар хәрәкәте Мәктәп матбугаты Түгәрәкләр Ата-аналарга Методик берләшмә эше Спорт һәм сәламәтлек Фотогалерия Музей

 

 

 

 

Класс җитәкчеләренең методик берләшмәсе

Тәрбия сәгатьләрендә кулланыр өчен дәрес эшкәртмәләре

Бәйрәмнәр, кичәләр, очрашулар уздырганда файдалану өчен сценарийлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе
Класс җитәкчеләренең методик берләшмәсе

 

  Мәктәптә 71 укучы белем һәм тәрбия ала. Аларны 17 укытучы укыта, шуларның 9ы класс җитәкчесе вазыйфаларын да башкара.

 

  Мәктәбебез түбәндәге юнәлештә эшли: югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Моннан чыгып, һәр класс җитәкчесе 2008-09 уку елы өчен методик темалар сайлады.

   Беренче методик берләшмәбездә класс җитәкчеләренең документларына булган таләпләр турында сөйләштек. Һәр класс җитәкчесенең тәрбия дәфтәрендә түбәндәге бүлекләр булырга тиешлеге искәртелде:

   1.Еллык, айлык, атналык эш планы;

   2.Укучылар турында мәгълүмат;

   3.Укучыларга гомуми характеристика;

   4.Классның социаль паспорты;

   5.Тәрбияви бурычлар;

   6.Мәктәпнең эш юнәлеше, шуннан чыгып сайланган методик тема;

   7.Ата – аналар белән эш планы;

   8.Тәрбия сәгатьләренең планы.

   Һәр класс җитәкчесе үзенең классы өчен шушы документларны булдырды.

   Ел дәвамында мәктәп күләмендә үткәреләчәк бәйрәмнәргә җирәбә салынды. Аның нәтиҗәләре:

-         Насырова В.В. – “Рәхмәт сиңа, укытучым!”.

-         Акмалова А.Р. – “Уңыш” бәйрәме.

-         Бәдертдинова Н.Н. – “Әниләргә дан җырлыйк!”

-          Нуретдинова Л.А., Мирасова Ә.Г., Галимова З.М. - “Хуш киләсең, Яңа ел!”. - Әтиләр бәйрәме.

-   Ахиярова Н.Ә– Гаилә бәйрәме.

-         Вәлиева Л.К. – “Нәүрүз гүзәле – 2009”.

  Тәрбия эшләре өчен атналык  расписание кабул иттек:

 Дүшәмбе – мәктәп күләмендә атналык линейка;

 Сишәмбе – яңалыклар белән танышу;

 Чәршәмбе – тәрбия сәгатьләре үткәрү;

  Пәнҗешәмбе – вожатыйлар көне;

 Җомга – сәламәтлек иртәсе;

 Шимбә - атналыкка йомгак.

  Беренче методик берләшмәбез утырышында алдагы утырышлар өчен   темалар сайладык:

 

 

Чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы кеше

1

Яңа уку елы:бурычлар һәм җаваплылык.

Берләшмә планын кабул итү. Класс җитәкчесенә булган таләпләр. Балалар белән эшләүнең атналык бүленеше. “Путь к успеху” программасының эчтәлеге белән танышу

 

 

Сентябрь

 

 

Шигапова РФ.

2

Тәрбия сәгатьләрендә информацион технологияләрдән файдалану.Үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә анализ

 

Ноябрь

Шигапова Р.Ф., Акмалова А.Р., Насырова В.В..

3

Ата –аналар белән эшләүнең яңа алымнары. Үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә анализ.

 

Январь

Шигапова Р.Ф., Ахиярова Н.Ә., Галимова З.М.

5

Сәламәт бала-сәламәт гаилә. Үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә анализ.

 

Март

Шигапова Р.Ф., Бәдертдинов Ф.Ф., Нуретдинова Л.А.

6

Эшләнгән эшләргә йомгак. Иң яхшы эшләүче класс җитәкчесен һәм алдынгы классны билгеләү.

 

Май

 

Шигапова Р.Ф.

 

 

 

 

 

 өскә

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы

            Мөслим муниципаль районы

            Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

           

           

           

           

           

           

           

           

           

           

           

           

           

            Акыл кадере

      ӘдӘп белӘн

 

           

            (Тәрбия сәгатьләрендә кулланыр өчен дәрес эшкәртмәләре)

           

           

           

           

           

           

           

           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк, 2007

 

 

 

Төзүчесе: Р.Ф. Шигапова. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Кереш сүз.

            Балалар - безнең киләчәгебез. Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Баланың чын тормышы алда әле дип, кайвакыт аларның кимчелекләрен күрмәскә тырышабыз. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия.

            “ Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул - киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә- тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, - дигән В.А. Сухомленский. Һәр баланың үзенә генә хас сыйфатлары, яхшы һәм кимчелекле яклары була. Һәр класс җитәкчесе, фән укытучысы һәм ата – ана бу үзенчәлекләргә җитди игътибар итәргә тиеш.

            Балага куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, гаилә, җәмгыять, коллектив ихтыяҗларының шәхси ихтыяҗлардан өстен торуын белергә өйрәтә.

            Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү мәктәп һәм гаиләнең уртак эше булырга тиеш.

            Алда әйтелгәннәрне истә тотып, мәктәбебез “югары әхлаклы шәхес тәрбияләү” дигән проблема буенча эшли. Мәктәбебездә үткәрелгән класс сәгатьләре, атналыклар, кичәләр, бәйрәмнәр гаилә, мәдәният йорты белән берлектә үтә. Дәрес һәм бәйрәм темаларын көн кадагындагы проблемаларга нигезләп алып барырга тырышабыз. Әлеге китапчыкта берничә тәрбия сәгатенең эшкәртмәсен тәкъдим итәбез.

           

           

        

        

         Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.

Әлфинә Мирасова,

I категорияле

башлангыч класслар укытучысы

 

           

            Максат: балаларның игелекле эшләр эшләргә авырыксынмаска, изгелекнең юкка чыкмавына, кире үзеңә изгелек булып кайтуына инандыра; игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

           

            Материал: Әхлак белеме. В.Казыйханов 154 -155 битләр. Ф.Яруллин “Сорау һәм җавап”.

           

            Дәрес барышы.

           

            I. Оештыру.

            II. Уку мәсьәләсен кую.

            “Бертуганнар” (Корея халык әкияте) уку.

            Бер патшалыкта ике бертуган яшәгән. Аларның йортлары тауның ике ягында торса да, алар бик дус, бик килешеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр.

            Бервакыт көзен туганнар мул уңыш җыйганнар һәм аны тигез итеп бүлгәннәр. Шул көнне өлкән абыйсы: “Без уңышны тигез бүлдек. Ләкин бу дөрес түгел. Туганым әле яңа гына хуҗалыгын тергезә башлады. Аңа миңа караганда да күбрәк кирәк” – дип уйлаган.

            Төнлә өлкән агасы торган да энесенә бер капчык ашлык илтеп биргән.

            Шул вакыт аның энесе дә: “Юк, уңышны без дөрес бүлмәдек. Абыемның гаиләсе зур һәм ул миннән өлкәнрәк тә. Ана миңа караганда да күбрәк кирәк,” – дип уйлап ята икән.

           

           

           

            Иртә белән кече туганы сиздерми генә абыйсына бер капчык ашлык илтеп килгән. Иртән туганнар келәтләрен караганнар да аптырап калганнар:

            “Ничек болай килеп чыкты әле? Кичә туганыма бер капчык ашлык илткәнем истә, ә ашлык кимеп тә карамаган”. Алар капчыкларын берничә мәртәбә санап чыкканнар һәм гаҗәпләнгәннәр: “Шундый могҗизалар да була икән...”

            Төн җитү белән ике туган да, аркаларына берәр капчык ашлык салып, йортларыннан бер-берсенә каршы чыкканнар.

            Тулы ай тауны яктыртып торган һәм нарат янында ике туган очрашкан.

            Өлкәне сораштыра башлаган:

            - Ә, бу синмени, кая болай соңлап?...

            Кечесе әйткән:

            - Ә-ә, бу сезмени, ә сез кая?

            Алар эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаганнар. Моннан соң бер-берсен тагын да ныграк ярата башлаганнар.

            Тикшерү өчен сораулар:

            Әкияттә сүз нәрсә турында бара?

            - Ике туганның бер-берсенә карата яхшылыгы, игелекле булуы, дуслыгы, татулыгы, бер-берләрен аңлаулары, юмартлыклары, шәфкатьле булулары турында.

-                    Боларның барысын бер сүз белән ничек әйтеп була.

-                    Игелекле.

            Ничек уйлыйсыз: безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә?

            - Шәфкатьле, изгелекле, кешелекле.

            - Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

            - Игелекле, изгелекле булу турында.

            III. Уку мәсьәләсен чишү.

            1. - Нәрсә ул игелеклелек? Игелекле булу нәрсәне аңлата?

            - Яхшылык, киң күңеллелек, файда, табыш.

            - Игелеклелек сыйфатлары нәрсәләрдә чагыла?

            - Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, табигатькә, хайваннарга карата.

            - Быелгы, 2007 елны президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев нинди ел дип игълан итте?

            - “Хәйрия елы” – дип.

            - Хәйрия сүзе нәрсәне аңлата?

            - Яхшылык, изгелек, игелеклелек, файда, шәфкатьлелекне аңлата.

            - Димәк, быелгы ел игелекле эшләр эшли торган ел икән.

            - Балалар сезнең нинди игелекле эшләр эшләгәнегез бар?

            - (Балаларның җавабы).

            - Игелек төшенчәсе белән бәйле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

            2. Плакатка язылган мәкаль һәм әйтемнәне уку. Мәгънәләрен ачыклау.

            1) Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.

            2) Изгелек иткән юлда калмас.

            3) Игелек итә алмасаң, яманлык кылма.

            4) Кешегә игелек итсән – үзеңә булышасың.

            5) Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек.

            3. Әгәр бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа рәхмәтен: “Балаларыңның игелеген күрергә язсын,” – дигән теләкләр аша белдерә. Моны сез ничек аңлыйсыз?

            - (Балаларның җавабы).

            - Әйе, ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Аларның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәснләре килә. Ата-ана авыр чакларда (авырганда һ.б.) балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була.

            Игелексез кеше – кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше.

            4. В.Осееваның “Нәрсә яхшы була?” хикәясен уку.

            Юра йокысыннан иртүк уянды. Тәрәзәдән тышка карады. Кояш балкып тора. Көн шундый әйбәт. Малайның үзенең дә берәр яхшы нәрсә эшлисе

            килеп китте.

            Менә ул уйлап утыра.

            “Әгәр сенлем суга батып барса, мин аны коткарыр идем...”

            Ә сеңлесе шунда ук абыйсына:

            - Юра, әйдә мине уйнарга алып чык! – диде.

            - Кит әле, уйларга комачаулама.

            Сеңлесе үпкәләп китеп барды.

            Ә Юра һаман уйлый:

            “Әгәр әбиемә ач бүреләр ташланса, мин аларны атып үтерсәм?”

            Ә әбисе шунда ук аңа эндәште:

            - Өстәлдәге савыт-сабаны җыеп ал әле, Юра!

            - Үзең җыеп ал, әбекәем, минем вакытым юк!

            Әбисе башын гына чайкап куйды. Ә Юра уйлый да уйлый.

            “Менә Трезорка коега егылып төште ди, ә мин аны тартып чыгардым, ди”.

            Шунда ук Трезорка да койрыгын болгый-болгый малай янына килде: “Миңа эчәргә бир әле, Юра,” – димәкче иде ул.

            - Кит әле моннан, мин уйлыйм!

            Трезорка авызын шап итеп япты да куак арасына кереп китте. Юра әнисе янына килде.

            - Нинди дә булса берәр яхшылык эшләргә иде миңа.

            Әнисе Юраның башыннан сыйпады да:

            - Сеңлеңне урамга алып чык, әбиеңә савыт-саба җыеш, Трезоркага су бир, - диде.

            Хикәя эчтәлеге буенча фикер алышу. Нәтиҗә ясау.

            Димәк, игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән. Моның өчен кешегә нәрсә кирәк икәнен Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән аңларсыз.

            Кабатлыйм бер сорауны

            Өнемдә һәм төшемдә:

            “Кеше булып яшәргә

            Нәрсә кирәк кешегә?”

            Диңгез әйтә: - Тирәнлек.

            Таулар әйтә: - Турылык.

            Җир эндәшә: - Юмартлык.

            Чык суы әйтә: - Сафлык.

            Яшен әйтә: - Кыюлык.

            Ипи әйтә: - Олылык.

            - Гүзәллек, - диләр гөлләр.

            - Иркенлек, - диләр җилләр.

            - Нык канат, - ди бөркетләр.

            - Биеклек, - диләр таулар,

            Һәм шушылар өстенә

            Кирәк тагын иң элек

            Кешене кеше иткән

            Бер нәрсә - Кешелеклелек.

            IV. Йомгаклау

           

           

           

           

           

           

           

            Чишмәләр җыры тынмасын.

         Нурия Ахиярова, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

           

            Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә, аларга мөстәкыйль фикер йөртү, халкыбызның тарихы һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүдә класстан тыш эшләрнең әһәмияте бик зур.

            Татар халкының тарихи мирасын өйрәнү ,аның гореф-гадәтләрнең балаларга җиткерүдә мәктәптә музей оештыру да мөһим чара булып тора .

            Музей җитәкчесе буларак ,мин мәктәптә “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге алып барам .Түгәрәккә йөрүче укучылар белән авыллар һәм мәктәп тарихы, туган ягыбыз атамалар һәм чишмәләр турында бик күп материаллар җыйдык, альбомнар төзедек .

            Укучыларның танып –белү активлыгын гына түгел, бәлки аларның әхлакый,ихтиярый сыйфатларын, мөстәкыйльлеген, инициативалылыгын үстерү чарасы буларак та бу эшләрнең әһәмияте бик зур.

            Бу язмада “Чишмәләр җыры тынмасын ” темасына класс сәгате уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә.Әзерлек эшләре вакытында укучылар аңында теманы актуальләштерү һәм тормыш белән бәйләү максаты куелды . Беренче эш итеп ,”Туган ягыбыз картасын” төзедек.Туган ягыбызда нинди истәлекле урыннар, атамалар,чишмәләр булуы ачыкланды һәм аларга экскурцияләр оештырдык.Укучылар өлкән буын кешеләренең чишмәләр тарихы турында мәгълүматлар җыйдылар һәм аны өйрәнделәр. Күзәтү алымы укучыларның яңа белемнәрне үзлектән үзләштерү белән чиратлаштырылды.Авыл һәм мәктәп китапханәләрдә булып ,табигать турында кызыклы материаллар туплау, шигырьләр һәм җырлар җыю, күренекле кешеләрнең табигать һәм кеше мөнәсәбәтенә кагылышлы сүзләрен барлау алдагы класс сәгатенең темасы белән кызыксынуны тагын да көчәйтте.

           

            Класс сәгатенең барышы түбәндәгечә оештырылды:

            Укытучы:

            Хәзер бөтен табигать кар астында.Тыныч кына йоклый кебек.Ләкин кешегә , табигатькә тереклек бирә торган чишмәләр генә ага да ага.Бүгенге әңгәмәбез дә “Чишмәләр җыры тыңмасын” дип атала.

            “Тау башына салынгандыр безнең авыл,

            Бер чишмә бар ,якын безнең безнең авылга ул;

            Авылыбызның ямен,суын тәмен беләм,

            Шуңа күрә сөям җаным,тәмен беләм,”-дигән сөекле шагыйребез Г.Тукай.

            Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана.Җир куеныннан

            көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз ,гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә.

            Чишмәләр кечкенә булсаларда, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл,инеш, дингез һәм океанарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле.

            Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.Чишмә суларын эчеп дәваланганнар.Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була.

            Һәр чишмәнең үз тарихы ,үз моңы ,үз юлы бар.Бер чишмәсе шаулап ага , тавышы еракларга ишетелә.Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага,

            өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.Ә җырлары , көйләре?!

                                                                    Татар халыкның танылган шагыйре С.Хәким “Бер тауда ун чишмә.” дип аталган шигырь юлларында көяз чишмәләрне болай тасвирлый:

            Бер тауда 10 чишмә,

            Унысы 10 төстә.

            Югыйсә бер үк тау ,

            Югыйсә бер үк җыр,

            Юлы бар...

           

            Бер тауда 10 чишмә

            Юлларын син кисмә,

            Агышы 10 төрле

            Моңы башка.

            Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбызданда да, телебездәндә дә төшми.Халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләргә җырлар күп багышланган .Сез ниндн җырлар беләсез, укучылар?

            Укучы:

            “Фазыл чишмәсе” ,”Ага чишмә”,”Салкын чишмә”, “Җидегән чишмә”,”Балачак чишмәсе”,һ.б.

            Укытучы:

            Ә хәзер, укучылар, яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында чишмә турында җыр тыңлыйбыз.Җыр сезгә дә ошармы ?

            Укытучы дәвам итә:

            Элек-электән чишмә тапкан , аны чистарткан кешене халык зурлаган,чишмәгә аның исемен биргән ,мәңгеләштергән.Бездә дә андый чишмәләр бик күп.Ләкин соңгы вакытларда бездә чишмәләргә игътибар кимеде дисәк тә ялгыш булмас.Бездә чишмә кайгысы түгел, ә күбрәк план кайгысы булды.

            Ләкин чишмәләр югалмасын , күмелмәсен иде! Чишмәне саклау- табигатьне саклау дигән сүз. Ә табигатьне саклау ул авылны саклау, яшәртү дә булып тора.

            Хәзер үзебезнең чишмәләр белән танышыйк әле, аларның тарихын

            яңартыйк.

   Укучылар чыгышы-1 нче укуы:

            Сәхәр чишмәсе:

            Сәхәр чишмәсе буа буенда - элекеке тегермән янына урнашкан.Бу чишмәне Хафиз бабай тапкан.Ул тегермәндә эшләгән.Хафиз бабай эштән соң , чишмәне гел чистартып торган, ләкин ул аны үз исеме белән атамаган.Чөнки

            элекке кешеләр , узара вакытында, сәхәр ашау өчен, суны шул чишмәдән алганнар.Хафиз бабай шуңа күрә чишмәне “Сәхәр чишмәсе” дип атаган.

            Кешеләр аның суын яратып эчкән, аның суы бик чиста, тәмле.

            Хафиз бабай үлгәч, бу чишмәне кешеләр ташламаган, чистартып торганнар.

            Бу Сәхәр чишмәсе хәзерге вакытта да бар.Авылда су беткәч, бөтен кеше шушы чишмәгә төшә.Без карга боткасына барганда, чишмә янына тукталабыз.Аны чистартып, суын эчеп китәбез.Чишмәне чистарткач , ул киңәеп, чистарып, киңәеп китә.Чылтыраулары икенче төсле була.

            2 нче укучы:

 

            Чүмешле чишмә.

            Чүмешле чишмәне Фатих абый тапкан.Бу чишмә авыл башында-күпер янында урнашкан.Чүмешле чишмә бик матур җирдән, зирек агачлары яныннан агып чыга.Фатих абый аны 1950 нче елларда тапкан һәм һәрвакыт чистартып торган.Чишмәгә ул зур төпсез бочка куйган, су шуңа җыелып тора.Су алыр өчен,Фатих абый чишмә янына бер чүмеш тә куйган.Шуңа күрә бу чишмәне кешеләр “Чүмешле чишмә” дип атаганнар.

            Җәй көне колхозчылар шушы чишмә янында ашарга пешергәннәр, ял иткәнәр, аның салкын ,саф суын эчкәннәр.Чүмешле чишмә хәзерге вакытта да бар.

            3 нче укучы:

            Мөҗип бабай чишмәсе.

            Саматов Мөҗип бабай чишмәсе түбән очта- әрәмә буенда урнашкан.Ул бик матур җирдән ага. Бу чишмәне Мөҗип бабай 1960 елларда тапкан.Ул аны һәрвакыт чистартып торган.

            Хәзерге вакытта да чишмә исән.Җәй кәннәрендә көтүгә чыккач , кешеләр шушы чишмәдән су эчәләр.Су булмаган вакытларда, түбән очтагы кешеләр Мөҗип бабай чишмәсенә баралар.Бу чишмә һаман да челтерәп агуын давам итә.

            4 нче укучы:

            Гөлчирә апа чишмәсе.

            Бу чишмә аскы урамда-Гөлчирә апалар артында. Гөлчирә апа аны башта ерганак кына дип уйлаган. Әмма суы да салкын булгач , көрәк белән казып караган һәм чишмә зураебрак ага башлаган.Ул аңа кечкенә улак та ясап куйган.

            Чишмә хәзерге вакытта кар астыннан ага. “Ә яз җиткәч, җирләр ачылгач , бу чишмәне яхшылап чистартып куям,”- диде Гөлчирә апа .”

            Чишмәләр тапсагыз, аларны чистартыгыз һәм саклагыз! Табигатебездә чишмәләр бик аз калып бара инде,”- диде ул безгә.Аны тыңласак ,зыян булмас.

            5 нче укучы:

            Безнең Торыш авылын чишмәләр уратып алган.Авылның кайсы ягына юнәлсәң дә, челтер-челтер агып яткан чишмәләргә юлыгасың.

            Басу уртасыннан акканга күрә ,бер чишмәсе “ Басу чишмәсе”

            дип атаганнар.

            Безнең урманда Михаил исемле рус кешесе торган, аның умарталары чишмә буена тезелеп киткән.Шуңа күрә бер чишмәне “Михаило чишмәсе” дип атаганнар.

            Авылыбызның сул ягыннан –чикләвек, шомырт агачлары арасыннан тагын бер чишмә агып чыга.Аның исеме –“Ташъелга”.

            Тагында урман эчендәрәк керсәң,анда бик матур алан бар.Шунда минем бабай беренче мәртәбә печән чапкан һәм чишмәләрне чистарткан.Ул

            чишмәне “Габдулла чишмәсе” дип атаганнар.

            Без көтүгә бик еш Олы аланга чыгабыз.Аның һәр ягын урман уратып алган.Әгәр дә урманның сул ягыннан кереп китсәң, анда бик матур чишмә бар.Аның җир астыннан чыгуына ук улак куелган һәм аның кырыендагы ташка “Чишмәләрне саклагыз!” –дип язылган.

            Безнең авылның салкын ,саф , чиста суларын эчсәң, дөньяга яңа кебек буласың.

            6 нче укучы:

            Минем туган авылым-Елгабаш.Анда чишмәләр бик күп.Авыл кырында гына “Дохла коесы” дигән чишмә бар.Чишмә янындагы Долхабирә исемле кеше яшәгән.Аның исемен кыскартып ,Долха дип атаганнар.

            Авыл башында Әрәмә чишмәсе бар.Ул әрәмәлектән ага.Безнең авылның исеме дә шуннан алынган.

            Авылдан ерак түгел Шәяхмәт чишмәсе ага.Ул таллар арасыннан агып чыга.Аны Шәяхмәт бабай тапкан.

            Безнең авыл янында тагын Даулыбай чишмәсе бар.Аның чокыры да шушы исем белән атала.Бу чокырда Даулыбай исемле мари кешесе белән татарлар җир өчен тарткалашканнар.Шуңа күрә чокырына да, чишмәсенә дә “Даулыбай” дип исем биргәннәр.

            Укучылар: “Ага чишмә” җырын башкаралар. С.Хәким шигыре, Ф.Мортазин музыкасы.

            Укытучы дәвам итә:

Чишмәләр-безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел.

            Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре дә тыгыз бәйләнгән.Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Кызлар һәм егетләр чишмә юлында очрашкан.Чишмәләр кызлар һәм егетләрне таныштырган һәм каыштырган да. Бу халкыбызның “Фазыл чишмәсе”җырында ачык чагыла.

            Укучылар чыгышы:”Фазыл чишмәсе” җырын башкаралар.С.Хәким

            шигыре, халык көе.

            Укытучы:

            Дөньяга шагыйр тудырган авыл чишмәсез була алмый.Әшагыйрьләр телебезне үстерә ,яшәтә.Димәк , чишмәләр туган телебезне дә баеталар.Чишмәләргә булган мәхәббәтләрен шагырьләрендә белдерәләр.

            Укучылар шигырьләр сөйлиләр.

            М.Фәйзулина “Чишмә кая чаба”,З.Мәҗитов “Чылтырап аккан чишмә”,С.Зыятдинов һәм Э.Мөэминоваларның “Чишмә” шигырьләре .

            Укытучы:

            Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре кору күңелне рәнҗетә.Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң, алар нәрсә дип серләшә икән?

            Укытучы дәвам итә:

            Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара , суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә , чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз.Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады.Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар , куаклар таптала.Хайваннар күзебезгә баса , имгәнәбез, суыбыз җир астына кача.Безнең тирәбезгә

            рәшәткәләр кирәк.Төбебезнең дә ел саен чистартылуын телибез.Вак һәм эре елгаларга су бирер идек , чөнки вак елгаларның да суы бетүгә бара .

            Ярларыбызга ,тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде.Агач үсмәгән урында дым юк, дымсыз җирдәсу булмый.Бабайлар заманында безгә әһәмият күп булган икән.Безне карап,чистартып торучы аерым кешеләр бар иде.Кайчандыр балаларда яныбызга килеп , төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде.

            Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә, дәүләт оешмасы буларак, мәктәп зур урын алып тора.

            чистарталар иде.Хәзер алар мопед , велосипедларга утырып, выжлап кына үтәләр.Безнең янга килү, безне карау өчен күп вакыт кирәкми , югыйсә.

            Укытучы:

            Менә, укучылар, чишмәләр ни дип серләшә икән. Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә мохтаҗ.

            Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау-барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз дә яшәрер, матурланыр.

            Без быелгы уку елында “Туган ягым-яшел бишек” юнәлешен сайладыку. Шушы юнәлеш буенча эшләп, авылларыбызның тирә ягын, табигатьне,чишмәләре-безне саклауда үзебездән зур өлеш кертә алабыз. Карлар эреп, ямьле май урталарында табигатҗ кочагына экскурсияләргә чыккан вакытта чишмәләрне чистарту, тирә-ягын тәртипкә китерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

            Укучы:

            Табигатьне саклагыз!

            И күңелле җәй көнендә-

            Табигать кочагында!

            Менә шуны истә тоту

            Кирәктер шул чагында:

            Агачларны сындырмагыз

            Кош оясын ватмагыз.

            Суларны да пычратмагыз,

            Пыяла, чүп атмагыз.

            Эссе якта, коры чакта

            Урманда ут якмагыз.

            Табигать ул-безнең әни,

            Табигатьне саклагыз!

            (Ирина Рәҗәпова шигыре)

            Укучы Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана.Шуны онытмыйк!Туган якның җыршы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!

            Класс сәгатенә йомгак ясаганда ,туган як атамалары һәм табигатен бик яхшы белүчеләр үтелә.Аларны табигать турында язылган китаплар белән бүләкләргә мөмкин.

            Класс сәгатьләрендә укучылар ,шулай итеп,яңа мәгъ лүматлар туплыйлар ,фикер алышалар.Шуның белән бергә алар укучыларның төрле эшчәнлегенә дә этәргеч бирергә тиеш.Моңа ирешү өчен әйләнә-тирә мохитне ,табигатьне саклау турында биремнәр дә тәкъдим итәргә кирәк.

            Гомумән ,без мәктәптә халкыбызның тарихын,гореф-гадәтләрен,туган як табигатен өйрәнүгә зур игътибар бирәбез.

           

           

           

            Алда юллар – кайсын сайларга?

            Фәйрүзә Акмалова, 1 нче категорияле математика укытучысы

           

            Максат: укучыларда һөнәр сайлауга кызыксыну тәрбияләү.

            Җиһаз :

            Профессия сайлау принциплары язылган плакат, профиль сайлау картасы.

            “Укырга кая барырга” дигән китаплар күргәзмәсе.

            Уку йортларының укырга кабул итү шартлары язылган белдерүләр.

            Дәрес барышы.

  1.             Кереш өлеш.

            Укучылар, бүген һөнәрләр һәм профиль сайлау

            турында сөйләшербез. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне

            арттыра алу мөмкинлеге булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә.

            2.”Һәркемнең үз фикере” уены.

            - Хәзер без уен уйнап алырбыз. Сезнең һәрберегезгә дә кәгазь битләре бирелгән, шуларны алыгыз. Күзләрегезне йомыгыз, кәгазь битен урталай бөкләгез һәм бер кисәген ертып алыгыз... ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Кәгазь битләрен җәегез һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы? (Җаваплар тыңлана)

            - Бу уеннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Җаваплар тыңлана)

            - Әйе, һәркемнең дә үз фикере бар. Сез шәхси фикерләрегезне бүгенге тәрбия сәгатендә белдерерсез дип ышанабыз.

            3. Әңгәмә.

            Профессия сайлаганда без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз? (фикерләре тыңлана).

            Әйе, барыннан да бигрәк, теге яки бу һөнәр безгә ошыймы? Безнең өчен кызыклымы ул? Без бу эшне башкарырга сәләтлеме? Аннан соң хезмәт базарында эшләр ничек торуы турында уйлыйбыз: бәлки безне кызыксындырган һөнәр җәмгыятькә кирәк түгелдер? Бу очракта эш таба алмавыбыз да ихтимал. Безнең карарыбызда әти-әниебез, дуслар киңәше, массакүләм мәгълүмат чаралары да йогынты ясарга мөмкин.

4.                                  Профиль сайлауның 5 принцибы.

            Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның да үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик. (Плакат эленә).

1.                            Балаларның шәхси кызыксынулары.

2.                            Гаилә традицияләре.

3.                            Баланың укудагы уңышлары.

           

            4. Җәмгыять тарафыннан тәлап ителүе укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы

            5.Профессияләр төркеме.

-                        Кеше – кеше.( тәрбияче, сатучы, ...)

-                        Кеше – табигать ( агроном, зоотехник, ...)

-                        Кеше – техника ( токарь, слесарь, ...)

-                        Кеше – билгеләр системасы ( хисапчы, кассир, ...)

-                        Кеше – сәнгать образы ( рәссам, буяучы, ...)

-                        Профессия сайлау картасы.

-                        Хәзер җәмгыять үсеше күп төрле белгечлекләр тәкъдим итә.

            Сезгә профессияләр язылган таблица бирелгән. Шуңа карап үзегезгә охшаган профессияне билгеләгез. Әлеге әти-әниләрегез, укытучылар да сезгә нинди һөнәр сайларга кирәклеге турында фикерләрен белдерерләр. Үзегез сайлаган профессияне, уку йортына керү мөмкинлеген билгеләгез.

           

           

            Профиль сайлау картасы.

           

Сайлау параметрлары

Кеше-кеше

Кеше-табигать

Кеше-техника

Кеше- билгеләр системасы

Кеше-сәнгать образы

Бала сайлавы

 

 

 

 

 

Әти-әни сайлавы

 

 

 

 

 

Гаилә традицияләре

 

 

 

 

 

Укудагы уңышлары

 

 

 

 

 

Укытучының фикере

 

 

 

 

 

Һөнәрнең җәмгыять тарафыннан таләп ителүе

 

 

 

 

 

Укырга керү мөмкинлеге булу

 

 

 

 

 

Нәтиҗә

 

 

 

 

 

Уку профиле

 

 

 

 

 

 

               

                Йомгаклау.

            Бүгенге тәрбия сәгатенең төп максаты – профиль сайлау иде. Бездә технология буенча тирәнтен белем бирелә. Һәркем үзен кызыксындырган юнәлешне билгели ала. ( Укучылар үзләре сайлаган юнәлешне профиль картасында билгели).

           

           

           

           

            Чын кеше нинди була?

Насырова Венера,

рус теле һәм әдәбияты

укытучысы

           

            Максат: балаларда кеше хәленә керә белү, кешеләргә игътибарлы булу, ярдәм итү, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.

           

            Тактага түбәндәге язма эленә: Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзедә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да.

           

            Дәрес барышы.

            I.Уңай психологик халәт тудыру. Түбәндәге сорауларга җавап бирү.

           

           

           

            Сезнеңчә кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы? (укучыларның җаваплары тыңлана.)

            II.Уку мәсьәләсен кую.

            Укутучы В. Сухомлинскийның “Чын кеше” дигән хикәясен укый.

            Тикшерү өчен сораулар:

-         Әтисе улына нинди җавап биргән? (бөтенләй кеше түгелмен икән әле, бабай кебек үк барын да уйлап бетермәгәнмен һ.б.)

-         Хикәягә нинди исем бирер идегез? ( “Мин кеше”, “Чын кеше”, “Кеше нинди булырга тиеш”.)

-         Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшәчәкбез? (Кеше нинди булырга тиеш, чын кеше турында)

            III. Уку мәсьәләсен чишү.

            - “Чын” сүзен сез ничек аңлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңлана)

            - “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә мөрәҗәгать итсәк, “чын- нәкъ үзе булган, иң яхшы үрнәк, ясалма түгел, табигый, чынбарлыктагыча булган”, дигән мәгънәне аңлата.

            ТАКТАДА

            ЧЫН 

-              нәкъ үзе булган

-              ясалма түгел

-              табигый

-              иң яхшы үрнәк

-              чынбарлыктагыча булган.

            - Ә кем ул кеше? (җаваплар тыңлана)

            Укытучы: “Кеше - фикерли, сөйләшә, корал җитештерә һәм хезмәттә аннан файдалана алу сәләтенә ия булган зат, җан иясе, шәхес”, - диелгән.

            Сорау: Чын кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

            Тактада.

            Чын кеше:

-       юмарт;

-       яхшы күңелле;

-       ихлас эчкерсез;

-       сай йөрекле;

-       акыл белән эш итә;

-       игелекле, изгелекле;

-       миһербанлы;

-       намуслы.

            Укытучы. . Хәзер кабат хикәягә кайтыйк. Кеше булу төшенчәсен бабай ничек аңлый?

-                     Кеше – димәк, ул шәхес, бөек мораль һәм рухи кыймәтләрне чагылдыручы, гәүдәләндәрүче. Әлеге очракта бабай тормышта үзенең урынын башкаларга хезмәт итүдә,нинди дә булса ярдәм күрсәтүдә күрә. Шулай яшәүдән генә ул тәм таба.

            Укытучы. Бабайның шундый эчкерсез гамәлен гадәти булмаган, сирәк очрый торган хәл дип атап буламы?

            Укучылар. Бабай гадәти эш эшләгән.

            Укытучы. Мондый гәмәлне тагын ничек дип атап була?

            Укучылар. Матур эш дип.

            Укытучы. Хәтерегезгә төшерегез әле: сез үз гомерегездә бабайга охшаш гамәл кылганыгыз булдымы?

            Җаваплар.(Су буенда комлыкта, кешеләр йөри торган юлда, сумлыкта пыяла ватыгы, очлы тимер кисәге ята. Берәүләр аларны читкә ыргыта, суга ата, икенчеләр башкаларга куркыныч тудырмый торган урынга илтеп сала (чүп җыю урыны булмаган очракта).

            Укытучы. Болай дип фикер йөртеп була бит: ул ташны яисә пыяла кисәген мин ыргытмадым, мин алырга тиеш түгел. Сез ничек уйлыйсыз?

            Җаваплар.

            2 нче бирем. Кабат хикәягә кайтый. Малайның әтисенә, бабай белән чагыштырганда, нинди сыйфатлар җитешми?

            Укучылар. Игътибарлылык (әгәр ул игътибарлы булса, икенче тапкыр абынмас иде) башкалар турында уйлый белү сәләте (минем кебек башкалар да абыныр лабаса, - дип уйлаган булса, беренче абынганда ук ташны юлдан алып куйган булыр иде).

            3 нче бирем. – Кешеләргә хезмәт итүне сез ничек аңлыйсыз?

            Укытучы. Кешеләргә гезмәт итү – алар өчен ниндидер яхшылык эшләргә тырышу дигән сүз. Андый кеше ярдәм сораганны көтеп тормый, ярдәм итү мөмкинлеген үзе эзли. Кешеләрнең нәрсәгәдер мохтаҗлыгын ул үзенеке кебек кабул итә һәм андыйларны сүзсез аңлый һәм һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер. Андый кеше үзенең изгелегенә бүләк бирү яисә рәхмәт әйтүне өмет итми, ул

            хакта уйламый да. Ничек уйлыйсыз, андый кешеләргә безнең тормышта яшәү рәхәтме?

            Җаваплар.

            4 нче бирем. Түбәндәге очракларда сез нишләр идегез?

            а) синең мәктәптән кайтасы юлың хуҗалыкның койма белән әйләндерелгән җимеш бакчасы яныннан үтә. Койманың ике тактасын кемдер сындырган. Ерактан берничә кәҗә килеп ята;

            б) тышта коеп яңгыр ява. Тәрәзәдән син әниеңне күреп алдың. Аның зонтигы юк һәм өсте чыланган;

            в) сезнең гаиләдә тузып, ватылып өлгермәгән әйберләрне уйлап – нитеп тормый чүплеккә ыргыталар;

            г) сезнең сыйныфка яңа укучы килде. Ул үзен бик уңайсыз тота;

            д) каршыңа укытучы апа килә. Кулында авыр төргәк.

            Җаваплар.

            5 нче бирем.Чын кеше турында нинди шигырьләр, мәкалләр беләсез?

            Җаваплар: укучы шигырь укый.

            Кеше кайчан матур була?

            Кеше матур шулвакыт –

            Иле өчен, халкы өчен

            Яшәгәндә җан атып,

            Замананың авырлыгын

            Җилкәсенеә алганда;

            Олы данга ирешеп тә

            Кече булып калганда.

            Мәкальләр: 1.Кеше булуы кыен түгел,кешелеклебулу кыен.

            2. Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә.

            3. Чын кеше булганда гына кеше гүзәл була.

            Сорау: үзегезне чын кеше дип уйлый аласызмы? Класста, гаиләгездә кемнәрне сез чын кеше дип әйтә аласыз? ( балалар өйдә язып килгән иншаларын укыйлар.)

            6 нчы бирем. Нинди очракларда үзеңне кеше дип исәпли алмыйсың?

            Якынча җаваплар:

            а) кемгәдер ярдәм кирәклеген сизмәсәң;

            б) синең өчен кемнеңдер бу эшне эшләвенә ышанып, эшкә тотынырга ашыгып бармасаң;

            в) үзенә ышанмаганнарга көлеп карасаң;

            г) сиңа комачаулаган кешеләрдән читләшсәң;

            д) башкаларның ярдәмен көтеп яшәсәң;

            е) башкарган һәр эшеңә бүләк бирүләрен яисә рәхмәт әйтүләрен көтеп яшәсәң;

            ж) кылган гамәлләреңнең тормышта кирәклегенә ышанмасаң һ.б.IV. Йомгаклау.

            - Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрестән үзеңне нинди сабаклар алдыгыз?

            V. Өйгә эш.

            Гаиләдә тикшерегез: нәселегездә, якыннарыгыз арасында кеше хәленә кереп яшәгән нинди туганнарыгыз бар? Аларга хас сыйфатларны барлагыз.

           

           

            Гаиләм-горурлыгым!

Любовь Нуретдинова,

            I категорияле башлангыч класслар укытучысы

           

            Максат:

            - Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү;

            - кече яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өйрәтү;

            - әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

           

            Ярдәмлекләр: “Әдәплелек дәресләре”, шигырьдән өзек язылган плакат, укучылар һәм ата-аналар өчен “Тормыш кагыйдәләре” язылган карточкалар, магнитофон, мәкальләр.

           

            Дәрес барышы.

            1.Оештыру өлеше.

1)      Магнитофон кассетасында “Минем кадерлеләрем” җыры тыңлана.

2)      Укытучы: -Балалар, җырда кемнәр турында җырлана?

            -Әти-әниләребез турында.

            Әйе, безнең мәктәбебездә зур бәйрәм, чөнки бүген “Гаилә бәйрәме”. Сезнең иң кадерле кешеләрегез кунак

           

            булып килделәр. Димәк, бүгенге класс сәгатендә без дә ата-ана, гаилә турында сөйләшербез.

            2.Гаилә турында әңгәмә.

            Ата-аналарга һәм балаларга сорау язылган карточка таратыла.

            1.Гаилә-бик зур төшенчә.Сез аны ничек аңлыйсыз?

            Балалар бергәләп әзерләнеп җавап бирәләр, әти-әниләр үз фикерен әйтә).

            Укытучы: Әйе, күбегезнең фикере дөрес.Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.

   Балалар өчен гаилә җылысы бик мөһим. Ә ул җылыны булдыручы кеше-әти белән әни. Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр саклансын өчен бөек галимебез Риза Фәхретдиннең балалар һәм ата-аналар өчен язылган “Тормыш кагыйдәләре” бар. Шуларның кайберләре белән танышып китәрбез. (Карточкалар таратыла)

            -Балалар өчен:

1.      Әти-әни сөйләгәндә, балалар игьтибар белән тыңларга, аларны бүлдермәскә һәм бәхәсләшмәскә тишләр.

2.      Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала.

3.      Бала ата-ана белән итагәтьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

-Ата-аналар өчен:

1.      Тәрбияле ата-аналар үзләренең кыйланмышлары белән балаларына һәрвакыт үрнәк булып торырлар.

2.      Тәрбияле ата-аналар иң элек үзләрен гайрәтле һәм шәфкатьле итеп танытырлар.

3.      Тәрбияле аналар балаларга әтиләрне иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр, хезмәткә өйрәтерләр.

            Укытучы: Әйе, балаларны тәрбияләүче-әни кеше. Кечкенә чагыннан алып үзенең көче беткәнче, ул “балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда-борчулы көннәр кичерә ул. Балам бәхетле булсын дип, әти-әниләр барысын да эшләргә тырыша, минем балам иң инсафлы булыр дип өмет итә.

            3.Ф. Яруллинның “ Аналар бәхете нәрсәдә?” дигән шигерен уку.

            -Әниләр бәхете нәрсәдә?-дигән сорауга балаларның һәм әниләрнең җавабын тыңлау, үз фикерләрен әйттерү.

            Укытучы: Әйе, аналар бәхете: табыннар муллыгында, нигезнең ныклыгында, гаилә татулыгында, илләр иминлегендә, тән һәм җан сәламәтлегендә.

4.Плакатка язылган (таблицаларны) мәкальләрне укыту һәм мәгънәсен ачыклау.

1.             Ана җылысы ─кояш җылысы.

2.             Әткәй-шикәр,әнкәй─бал.

3.             Әткәй һөнәре ─балага мирас.

Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

5.Әңгәмәне йомгаклау.(Магнитофонда әкрен генә “Минем кадерлеләрем” җыры ишетелә, укытучы сөйли).

            Укытучы: Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.

            Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны үзегез тәрбияләп үстерергә язсын.

            Ә балаларга шуны телим: сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.

           

Искәрмәләр өчен

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Эчтәлек

 

            Кереш өлеш ........................................................... 3

            Игелекле эшнең иртәсе-киче юк .........................4

            Чишмәләр җыры тынмасын ................................9

            Алда юллар- кайсын сайларга? .........................18

            Чын кеше нинди була?......................................... 21

Гаиләм-горурлыгым.......................................... 26

            Искәрмәләр ............................................................ 30

            Эчтәлек ................................................................... 31

 

 

 

 

 

 өскә

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы

Мөслим муниципаль районы

Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яхшы сүз-җан азыгы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк, 2007.

 

 

 

 

 

 

 

Әлеге китапчыкта мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр, очрашулар уздырганда файдалану өчен сценарийлар, әдәби- музыкаль композицияләр, монтажлар тупландыАлар Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары тарафыннан төзелгән.Әлеге китапчык класс җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен файдалы һәм кирәкле булыр дип уйлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Яхшы сүз-җан азыгы”.

Төзүчесе: Р.Ф.Шигапова. Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

 

 

 

 

 

 

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

Любовь Нуретдинова, I категорияле башланыч класслар укытучысы.

 

Стенада “ Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!” һәм шигырь юллары язылган плакат:

                   Укытучы исемен икеләнми

                   Ана исеме белән тиңлим мин.

                   Бала өчен анда туган хисләр

                   Ана хисе белән тиң дим мин.

 

 1 укучы:Бүген без барыбыз да бераз дулкынланабыз, чөнки бүген гадәти көн генә түгел-Укытучылар көне.

2 укучы:Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек,бәхет,шатлык,озын гомер телибез.

Бергә:Бәйрәмегез котлы булсын!

3 укучы: Өйрәтәсез безне каләм тотарга һәм

                   Тәүге сызыкларны сызарга.

                   Өйрәтәсез хәрефләрне теркәп,

                   Иҗекләрлән сүзләр язарга.

Җыр:“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

4 укучы: Хәтереңдәме, дустым

                   Алтын яфрак яуган

                   Кояшлы көзге иртә

                   Әниләр кулына тотынып

                   Мәктәпкә килдек бергә.

5 укучы: Хәтеремдә курка-курка гына

                   Классыма килеп кергәнем.

                   Хәтеремдә шулчак, беренче кат,

                   Якты йөзен аның күргәнем.

6 укучы:Дәреслекне ачкач, аптыравым,

                   Нәүмизләнеп каушап калуым.

                   Хәтеремдә аның әкрен генә

                   Иңнәремә кулын салуы...

7 укучы: Өйрәтәсез безне мәктәпләрдә

                   Хәреф танып, саннар язарга

                   Кечеләрне һәрчак яратырга

                   Ә зурларны хөрмәт итәргә.

8 укучы: Һәрчак шулай сабыр булды,

                   Ялгышларым булса, төзәтте

                   Хезмәт яратырга, туган җиргә

                   Тугрылыкка мине өйрәтте.

Җыр: “Хәтерлим әле бүгенгедәй “.

9 укучы: Хәреф язабыз бүген.

                   Хәреф бит рәсем түгел,

                   Серле таяклар сызам,

                   Матур чыкмаса-бозам.

10 укучы: Язам-бозам, язам-бозам...

                   Ә дәрес һаман уза.

                   Рания инде дәфтәрен

                   Укытучыга суза...

11 укучы: Шулкадәр дә ягымлы,

                   Тансык, бу нинди тавыш?

                   Яле, яле әйтеп кара

                   Уйлап тап инде, тырыш.

12 укучы: Белмисезме? Көмеш тавыш

                   Ул кыңгырау тавышы...

                   Утырып тәмам туйгач

                   Шуннан яхшы бармы соң?

 13 укучы: Дәрес беткәнен белдереп

                   Чыңлавын кыңгырауның

                   Тиз ишетеп алабыз,

                   Шундук чыгып чабабыз.

 14 укучы: Тик дәрескә керергә дип

                   Чакырганда кыңгырау

                   Бик ишетеп бетермибез

                   Шуңа күрә еш кына

                   Соңга кала күбебез.

15 укучы: Чү, бу ни соң?

                   Әллә инде, дөнья бетеп киләме?

                   Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме?

                   Яисә Кызыл Калфакны да

                   Явыз бүре йотамы?

16 укучы: Каф тау арты җеннәре

                   Сабантуй уздырамы?

                   Әллә песиләр бары да

                   Тычкан ауларга чыкканмы?

 17 укучы: Юк икән лә, бары безнең

                   Сыйныфта мәхшәр купкан.

                   Чөнки укытучы апа

                   Беразга бүлмәдән чыккан.

 18 укучы: Бу бераз шаяру гына

                   Зинһар, гаеп итмәгез.

                   Шаярсак та, уйнасак та

                   Тик чама белеп кенә

                   Мәктәп кагыйдәләренә

                   Туры килерлек кенә.

1 укучы: Ә бүген күңелсезләнмик,

                   Бергәләп бәйрәм итик.

                   Барлык укытучыларга да

                   Рәхмәтебезне әйтик.

2 укучы: Кадерле укытучылар!

                   Сезне бик яратабыз.

                   Сезгә бүген чәчәкләрнең

                   Матурын тартабыз.

3 укучы: Алыгыз сез бүген бүләк итеп

                   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

                   Каршылагыз тагын бик күп еллар

                   Укытучылар бәйрәмен.

 Җыр: “Укытучылар көне”. Ф.Мортазин көе һәм сүзләре.

 

 

 

 

 

Әниләр бәйрәме.

Фазыл Бәдертдинов, IIкатегорияле география укытучысы.

 

1 укучы:Бүген әниләребезнең якты илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

 

2 укучы:Дөньяның рәхәтен , тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман индерүче әни. Без авырганда күкрәгенә кысып”Җан җимешем,балам”, дип чын күңеленнән борчылучы- әниебез. Әни булмаса, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

 

3 укучы:Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеген үлчәп бетергесез! Ул, әлбәттә, әни куллары. Хөрмәтле әниләребез! Сезнең барыгызны да әниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч матур тормыш, шатлык, гаилә бәхете телибез.

 

4 укучы: Әйтәсебез килә бүген

                   Кадерле әниләргә-

                   Бу бәйрәм дөньяга килгән

                   Кояш нуры сибәргә!

 

5 укучы: Бу бәйрәмдәге җылылык

                   Гасырларга җитәрлек.

                   Сезнең назлы кулларыгыз

                   Әкиятне чын итәрлек.

 

6 укучы: Бүген бездә әниләр бәйрәме,

                   Шатлык җыры илем күгендә

                   Әниләр бәйрәме белән котлап,

                   Кошлар җырлый илем күгендә.

 

 Җыр:”Бәхетле бул, әнием”

 

7 укучы:Тәмле төшләр күреп йоклый сабый,

                   Әнисенең тәмле кочагында.

                   Күз яшьләре балкый сөенечтән,

                   Әнисенең керфек очларында.

 

8 укучы:Дөньябызның якты җыры булып,

                   Җир йөзендә мәңге балккысын.

                   Илебезнең гүзәл хатын-кызы-

                   Яшь баласын тоткан якты сын!

 

9 укучы:Сабыйларның татлы авазлары,

                   Бәхет өсти туган илебезгә.

                   Ана белән сабый елмайганда,

                   Гел тынычлык булыр илебездә.

 

Җыр: “Әнкәмнең догалары.”

 

10 укучы:Йоклый бала, йоклый тыныч кына,

                   Ана гына йоммый күзләрен.

                   Тоя микән сабый әнкәсенең,

                   Уйлар диңгезендә йөзгәнең.

 

11 укучы:Татлы йокыларын калдырып ул,

                   Керфек какмый озын төннәрдә.

                   Эштән соң да ара тими аңа,

                   Баш куярга ястык мендәргә.

 

12 укучы:Ә без менә белеп бетермибез,

                   Ниләр кичергәнең ананың.

                   Мең-мең уйлар кочагында,

                   Уздырганың кичен-таңнарын.

 

13 укучы:Кайчагында әйтеп куйгалыйбыз,

                   “Ник тудырдың безне бу җиргә?”

                   Ут йоткандай ник соң ашыкмыйбыз,

                   Үзләренең хәлен белергә.

 

14 укучы:Истә тотыйк тормыш йөген сөйрәү,

                   Берсенә дә җиңел түгелен.

                   Авыр сүзләр белән рәнҗетмик без,

                   Аналарның изге күңелен.

 

Җыр:” Әни кирәк”

 

1 укучы:Тунган чакларымда мине әнкәй,

                   Мамык шәлләренә төргәнсен.

                   Шифалары тимәс микән диеп,

                   Кайнар чәйләр ясап биргәнсең.

 

2 укучы:Көйсез балаларны үстерүләр,

                   Әллә җиңел булган дисеңме.

                   Җиргә тормыш биргән кояштан да,

                   Өстен күрәбез, әнкәй, без сине.

 

3 укучы:Безгә бишек җырын көйләгәндә,

                   Керфекләрең синең талгандыр.

                   Шуңа күрә бәлки йөзләреңә,

                   Алҗыган төс иңеп калгандыр.

 

4 укучы:Һичбер акыт күңеле төшмәс аның,

                   Шаян да ул, җитез, зирәк тә.

                   Ипләп кенә биргән киңәшләре,

                   Шифа булып иңәр йөрәккә.

 

5 укучы:Юлыбызга маяк булып тора,

                   Туры сүзең, аяк акылың.

                   Кыен минутларда безнең өчен,

                   Якты өмет булып балкыйсың.

 

6 укучы:Авырлыклар килсә һәр вакытта,

                   Ашыгабыз сезнең яныңа.

                   Киртәләрне җиңеп чыгар өчен,

                   Көч бирәсең безгә тагын да.

 

Җыр: “Әниләргә рәхмәт”

 

 7 укучы:Син әнием, минем өчен,

                   Бу дөньяда бер генә.

                   Елмайганда йөзләреннән

                   Бар өйгә нур бөркелә.

 

8 укучы:Беренче тел ачылуга,

                   “Ән-нә”ди һәрбер бала.

                   Чөнки аның күңелендә,

                   Иң кадерлесе- ана.

 

9 укучы:”Эх” иткән бер тавыш ишетсә дә,

                   Сикереп тора, ана борчыла.

                   Ай янында йөргән болыт кебек,

                   Баш очында аның төн чыга.

 

10 укучы:Кысып-кысып сөя, туя алмый,

                   Минем өчен дә ул бер генә.

                   Эшкә барып кайткан арада да,

                   Аны инде сагынып өлгерә.

 

11 укучы:Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул. Баланың төп таянычы- аның әнисе. Бала шуны белеп, тоеп үсә. Әниләребезнең хәер- фатыйхасыннан чыгарга хакыбыз юк.

 

12 укучы:Әнкәй диләр, әнкәй генәм диләр...

                   Йомшак искән җылы җилләрне

                   Ана сулышыдай иркә диләр,

                   Хәтта туып үскән җирләрне.

                   Туган илне”Ватан-ана” диләр

                   Ул анадай кыйммәт булганга

                   Анадан да гүзәл бармы бер сүз?

                   Әйтегезче миңа дусларым.

 

13 укучы:Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек,бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер- берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап бәхетле яшәргә язсын! Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызда да рәхмәт! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Җыр: “Кояш гомере”

 

 

 

Кыңгыраулы мәктәп еллары!

 

Роза Шигапова, тәрбия эшләре буенча директор

урынбасары.

 

Зал бәйрәмчә итеп бизәлгән, шарлар эленгән Стенада “Хуш, мәктәбем!” исемле стенд урын алган.

 

А.Б. Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган линейканы ачык дип белдерәм. Бүгенге матур яз көнендә без уку елы тәмамлануга багышланган линейкага җыелдык. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр, соңгы тапкыр алар өчен мәктәп кыңгыравы яңгырый. Шатлыклы да,чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. 10 ел рәттән алар олы тормыш юлына үзләренең өлкән дусларын озатып калдылар, ә бүген үзләре мәктәп белән саубыллашалар. Аларга имтиханнарын яхшы тапшырып, үзләренә ошагагн һөнәрләрен сайлый алуларын телик. Кадерле чыгарылыш класс укучылары, бүген сез бик күп теләкләр һәм киңәшләр ишетерсез. Һәм беренче сүзне без мәктәп директорына бирәбез.

(музыка яңгырый, егетләр чыга)

1 егет.Ханымнар һәм әфәнделәр!

2 егет.Леди һәм джентельменнар!

3 егет.Балалар һәм өлкәннәр!

4 егет.Хөрмәтле укытучылар һәм яраткан әти-әниләребез!

5 егет.Соңгы кыңгырау бәйрәменең кадерле кунуаклары!

1 егет. Без сезне безнең зур мәктәп юлын тәмамлауны билгеләүче йомгаклау утырышында каршы алуыбызга бик шат.

2 егет. Джентелменнар,без ни көтәбез?

3 егет. Чынлап та, сәер, без нишләп утырышны башламыйбыз? Нишләп сез аны ачык дип игълан итмисез?

4 егет. Джентелменнар, бүгенге утырышның мөһимлеген һәм тантаналыгын күз алдында тотып, без үзебезнең ледилардан башка башламыйбыз.

5 егет. Туктагыз! Каршы алырга әзерләнегез, әнә үзләре дә килә.

(Егетләр җитәкләп,вальс көенә кызларны плып керәләр).

1 егет.Менә хәзер клубыбызның соңгы утырышын ачак дип игълан итергә рөхсәт итегез!

1 укучы. Гафу итегез, нигә соңгы утырыш?

2 укучы. Соңгы - чөнки бүген соңгы кыңгырау. Әйе,бүген безнең мәктәптә соңгы кыңгырау. Безнең өчен бүген тормышыбызда соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырый.

3 укучы.Сез хәтерлисезме, без мәктәпкә килгәндә нинди идек. Белмим сез үзегезнең 11 ел элек нинди булуыгызны хәтерлисезме икән, ә менә безнең укытучыларыбыз, әти-әниләребез безнең 1 кл. да, 2 кл. да, 3 кл. да нинди булуыбызны мөгаен хәтерлиләрдер.

4 укучы.Беренче укытучылар сезгә багышлыйбыз.

5 укучы.Укытучым – якты кояш син,

                   Нур сибүче минем күңелгә

                   Син – үлемсез, тәүге герой булып

                   Урын алдың минең күңелдә.

1 укучы.Әлифбаның хәрефләре аша

                   Сукмак салдың яшәү серенә

                   Әнкәем, син иң кадерле кешем

                   Укытучым күңел түрендә

 2 укучы. Исемдә, алтын сукмакка

                   Тәүге аяк баскан көнем,

                   Тәүге башлап мәктәп ишеген

                   Үрелеп ачкан көнем.

3 укучы.Укытучым, шундый назлап

                   Карадың күзләремә.

                   Сүнмәслек зур дәртләр салдың

                   Кечкенә йөрәгемә.

4 укучы.Син җитәкләп алып мендең мине

                   Тауларның биегенә

                   Алып киттең далаларга

                   Диңгезләр киңлегенә.

 5 укучы.Яктыртты һәрбер көнемне

                   Кояш нурлары белән.

                   Син яктырттың күңелемне

                   Белем нурлары белән.

1 уккучы.Уйларыгыз изге сабыйларның

                   Күңеленә барып ялгана,

                   Күпме хисләр кирәк алар өчен

                   Ял -йокыны онтып янарга.

(җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй.”)

АБ. Ә хәзер сүзне беренче укытучылар сезгә бирәбез.

2 укучы.Мәктәп- гыйлем чишмәсе ул,

                   Изге аның исеме,

                   Караңгыдан тартып алып

                   Нурландыра кешене.

3 укучы.Бөтенесен искә төшерде күк,

                   Кыңгырауның моңлы тавышы

                   Шушы мәктәп, шушы класс безгә

                   Күпме якын дуслар табышты.

 (җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”)

Башлангыч класс укучыларына сүз бирелә.

1 укучы Безгә карагач,

                   Сезгә бик кызыктыр.

                   Без нинди кечкенә,

                   Ә сез нинди зур.

2 укучы. Без укыдык “Әлифбаны”

                   Ә сез инде томнар укыйсыз

                   “Бар иде бит шундый чаклар” – диеп

                   Безгә карап авыр сулыйсыз.

                   “Сезнең кебек чакта” – диеп

                   Мыскыл иткән булып сөйлисез

                   Без беләбез: сиздермәскә теләп,

                   Балачакны бездән көнлисез.

3 укучы.“Әйдә узышабыз “ – диеп,

                   Шаярткалап аласыз,

                   Беренче килүегезгә

                   Сабыйдай шатланасыз

 

4 укучы. Алга таба да тырышып ,

                   Югары белем аллыгыз

                   Профессор, академик,

                   Фән докторы булыгыз.

 5 укучы.Тик кем генә булсагыз да

                   Дуслык хисен югалтмагыз

                   Сезгә тырышып белем биргән

                   Укытучыларыгызны онытмагыз.

1 укучы.Безне алда каникуллар көтә,

                   Сезне исә авыр сынаулар.

                   Сез теләгез безгә яхшы яллар,

                   Без телибез сезгә ак юллар.

2 укучы. Сау булыгыз, апалар!

                   Сау булыгыз, абыйлар!

                   Сезнең арттан куып җитәрбез без

                   Тик салыгыз безгә ак юллар.

 (Башлангыч класслар чәчәкләр тапшыралар)

 (Җыр: Мәктәп еллары.)

1 укучы.Кем-кем,менә безнең әти-әниләр, мөгаен, бүген бердән-бер еламаган кешеләр булырлар, чөнки , аларның иң газаплы чорлары башлана гына әле.

2 укучы.Ә хәтерлисезме, ата-аналар җыелышыннан соң без алардан нинди энергетик заряд ала идек?

3 укучы.Рәхмәт сезгә әти-әниләр безне кайгыртуыгыз, түземлегегез һәм яратуыгыз өчен. Рәхмәт, беренче катлаулы юлыбыз – мәкктәп юлын үтәргә булышуыгыз өчен. Без сезнең ышанычыгызны акларбыз.

4 укучы.Кадерле әти-әниләр!

                   Җир йөзендә сездәй кешеләр аз,

                   Шуңа сезне күңел ярата,

                   Әйтсәң, бары матур сүзләр генә

                   Әйтеп була сезгә карата

5 укучы.Әтием! Әнием!

                   Тигез гомер насыйп булсын сезгә,

                   Гел атлагыз бергә, янәшә.

                   Сау-сәламәт, тыныч тормыш белән

                   Яшәсәгез иде йөзгәчә.

1 укучы. Аналарның күңеле балаларда,

                   Бала күңеле, диләр, далада

                   Тик онытмыйк шуны, ике килми

                   Хезмәт итү ата-анага

2 укучы.Ачык йәзең, тыйнаклыгың

                   Сүрелмәсен гомергә,

                   Туар таңнарга сөенеп

                   Яшәсәк иде бергә

 3 укучы. Озын гомер яусын, әнкәй, сиңа

                   Сызламасын аяк- кулларың,

                   Сау-сәламәт үтик бергәләшеп

                   Киләчәкнең якты көннәрен

4 укучы.Әтием! Әнием!

                   Йөрәгегездән чыккан яхшылыклар

                   Изгелекләр булып кайтсыннар

                   Якты таңнар алып килсен сезгә,

                   Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

5 укучы.Әтием!Әнием!

                   Һәрвакыт минем өчен сыкрап торасыз

                   Исәнлегем, бәхетемне сорап

                   Һәркөн саен дога кыласыз.

1 укучы.Сезнең хәер- догагыз ярдәм итә.

                   Юлга чыксам, кая барсам да.

                   Исәнлектә гомеритегезче,

                   Хәсрәт күрми минем аркада

2 укучы.Сөялләнеп беткән кулларыгыз

                   Күпме авыр эшләр күтәргән

                   Һәр көнегезнең авырлыгын сөйләп,

                   Маңгаегызга сырлар сызылган.

3 укучы.16 ел үткәнгомеремнең

                   Һәр сәгате сезгә бурычлы

                   Һәрвакытта булсам иде сезгә

                   Тугры бала – изге булышчы.

4 укукчы.Рәхмәт сиңа ,әти, рәхмәт сиңа ,әни,

                   Шундый зур тәрбия биргәнсез.

                   Үз бәхетең – тәүфыйклы булуыңда

                   Онытма син, кызым, дигәнсез,

5 укучы.Рәхмәт сиңа, әнкәй, рәхмәт сиңа!

                   Өйрәткәнсең ана теленә.

                   Иң элгәре, күкрәк сөте белән

                   Салгансың уй минем күңелгә.

                   (Әти-әниләр турында җыр ) .

1 укучы.   Укытучым, сине сагынадыр

                   Бер мин генә түгел бик күпләр,

                   Алар ил күгендә горур очкан

                        Сез үстергән кыю бөркетләр.

2 укучы.   Тын гына басып үтәсез ,

                        Парталар арасыннан.,

                        Һәрбер баланың язмышын

                        Юрыйсыз карашыннан.

                        Изге теләкләр телисез,

                        Аларның барысына:

                        - Җилкәннәрен җил екмасын

                        Елларның агышында

 3 укучы.    Гөлназ Рөстәмовна!

                        Очар кошлар күкнесагынгандай ,

                        Ашыктың син һәркөн мәктәпкә.

                        Аңлаттың син тормыш,

                        яшәү фәнен,

                        Өйрәттең син фәкать әдәпкә.

4 укучы.   Дамира Зөфәровна!

                        Өйрәттең язгы бөреләрнең

                        Күзгә рәхәт нурын сизәргә

                        Тәм уяттың Тукай җырларына,

                        Сәйдәш язган моңлы көйләргә.

5укучыю. Гөлназ Рөстәмовна, Венера Веталиевна!

                        Я русский начал в школеизучать,

                        Но нечего не понимать

                        Татар теле моя вторая мать

                        Но я её тоже не понимать

                        Литература моя мать опять

                        Но я её, её не понимать

                        Когда аттестат я началполучать,

                        Я быстро-быстро начал понимать,

                        И благодарность хочу вамсказать.

 1 укучы.  Гыйльметдин Фәсләхетдинович!

                        Корабльлар йәртергә

                        Бик күп белергә кирәк

                        Шуның өчен ,укучылар,

                        Физика фәне безгә бик кирәк.

 2 укучы.  Альбина Ранасовна!

                        Do you speak English?

                        Слышем мы часто

                        Мы понимаем, это прекрасно.

                        Можем ответить мы:

                        «Yes, I do»

                        И рассказать на английском

                        Как я живу.

 3 укучы.  Фазыл Фәүзиевич!

                        Карта аша сәяхәткә йөрдек:

                        Тауга мендек, гиздек диңгезне

                        Зур корабның капитаны сыман.

                        Әйдәдегез алга безне.

 4 укучы.  ФәнилӘлфисович,

 РәүфәтФәнисович!

                        Физкультура укытучылары!

                        Сез безнең өчен үрнәк

                        Йөгер, сикер, уйнап ары

                        Бу безнең өчен кирәк

5 укучы.   Укыткан иде безне,

                        Кызыклар сөйли-сөйли,

                        Күзләрдән белә иде,

                        Өйрәнми килгәнеңне.

                        Бер дә әрләми генә,

                        Кызарта иде йөзне

                        Шулай кызартып йөзне

                        Әйбәт иткән ул ярый

                        Ил йөзен кызартмаска

                        Өйрәткән безне

Рифас абый сезгә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 1 укучы.Безне дәрестән-дәрескә звонок белән каршы алучы һәм озатып калучы, мәктәбебезне чисталыкта тотучы Дилә апа, Нурия апа, Рушания апа, ашханәдә тәмле ризык, көләч йәз белән каршы алучы Гөлназ апа – сезгә зур рәхмәт.

2 укучы. Нәҗимә апа, Гүзәлия апа, Гөлнара апа,Вәсилә апа, Зөфәр абый!

                        Ничә еллар бер бинада

                        Бер гаилә булып яшәдек

                        Бу елларны хәзеркүңелемә,

               Өзелмәслек итеп бәйләдем

                        Җирдә ничә кояш бар?

                        Шул кояшның берсе ул-

                        Тәрбияче апалар!

 3 укучы   Кайгырганда юатучы,

                                   Безнең өчен ут йотучы,

                                   Гаделлеккә өйрәтүче,

                                   Рәхмәт сиңа, укытучы

4 укучы      Чәчләреңәбәсләр кунган

                                   Гүя ап-ап кышкы урман                                                     

                                   Озатканда унбереңчене

                        Рәхмәт сиңа укытучым

5 укучы    Дөнья безне алга дәшә,

                                   Ә сез безгә гел янәшә,

                        Тәүге хәреф танытучы,                                                                  

                        Рәхмәт сиңа,укытучым!

                   (Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

1 укучы.Соңгы звонокяңгырый – сихри аваз.

                        Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

                        Шундый бәйрәм бу, олы бәйрәм үзе

                        Үзгәртәдә куя язмышны.

                        Кайчан гына бу көн бик еракта,

                        Килеп җитмәс кебек тоелды

                        Күңелемдә мәктәп, балачактан

 Китмәс өчен кереп уелды.

                        Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,

                        Балачагым, яшьлек, мәхәббәт,

                        Барлык хисләр монда ихлас һәм чын

                        Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

 А.Б. Ә хәзер мәктәптә укыган елларыгыз истәлеге булып унберенчеләр. сезнең өчен , соңгы кыңгырау яңгырый.

1 класс укучысы. Әйдә, дуслар, абый-апаларны

                   Тормыш диңгезенә озатыйк

                   Истәлеккә хәерле юл теләп

                   Көмеш кыңгырау чыңлатыйк.

(Бер егет 1 кл.асс укучысын күтәрә, 11 кл.ассукучыларыаның артыннан ияреп түгәрәк урыйлар һәм чыгып китәләр).

АБ. Ашыгабыз, һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә.

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл!

Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл, сезгә, хәерле юл!

Бәхет үзе түгел,

Җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле

Хәерле юл.!

 

 

Әниләр – алтын, кызлар – ялкын” дип аталган әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Лениза Вәлиева, II категорияле тарих укытучысы.

 

Максат: 1. Әниләрнең балалар тәрбияләүдәге ролен күтәрү.

 

 2. Әниләрнең уңганлылыгының чагылышын кызларында табу.

 3. Әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Кичә өчен зал көзге чәчәкләр, кызыл – сары чаган яфраклары, миләш, балан тәлгәшләреннән букетлар белән бизәлгән. Шарлар эленгән, стенага:

                   “ Ана – бөек исем,

                   Нәрсә җитә ана булуга!”

                        Һади Такташ

язып эленгән.

I Алып баручы:Бездә бүген бәйрәм,

                   Бәйрәмнең иң олысы.

                   Ярыша 2 команда

                   Әнисе һәм баласы.

                   Кем җиңәр

                   Кем җиңелер­ –

                   Алда билгеле булыр

                   Әниләр – алтын,

                   Кызлар – ялкын,

                   Ә уртада ярату торыр.

 

Әйдәгез,командалар, алга чыгыгыз.

 

II алып баручы:Әниләр кызларын, кызлар әниләрен сәламли. Дөресрәге – сәламләү өлеше.

 ( ике команда да исемнәрен, девизларын әйтәләр, җырларын җырлап күрсәтәләр)

 

I алып баручы: Мин сезгә открыткалар өләшәм – һәр командага берәрне. Анда котлау сүзләре языла башлаган. Кайсы команда матуррак, эчтәлеклерәк итеп яза һәм интонация белән укып күрсәтә, шул команда җиңүче була.

 ( открыткалар өләшенә ).

 

II алып баручы:Ә хәзер “ялкын” командасы – мин ни өчен әниемне яратам ? – дигән сорауга җавап бирә. Командадан һәр укучы бер генә җөмлә әйтә ала.

 

I алып баручы: Ә мин “Алтын” командасына сорау бирәм – Ни өчен кызым бөтенләй үк үземә охшамаган ? Һәм бу сезнең ачуыгызны китерәме ?

 

II алып баручы:“Ялкын” командасына сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез. Әниләр ял итә.

 

I алып баручы: Ә хәзер кызларының әниләренә исләре китсен әле. Күрсәтик әле үзебезнеҗ белгәннәрне., кызларны уздырып булырмы ?

 

II алып баручы:Кызларга бик матур исемнәр кушкансыз – үзегезме ? Исемнең мәгънәсен беләсезме, белсәгез безгә дә әйтегез әле !

 

I алып баручы: Кызлар, сез исемнәрегез белән канәгатьме ?Үзегез үзегезгә нинди исем кушар идегез, яки сезгә нинди кызлар исеме ошый ?

II Алып баручы:Әниләр ! Кызыгыз иртән тора алмый интегә. Мәктәпкә соңга калмасын өчен сез нинди сүзләр, нинди хәйләләр уйлап табып уятасыз бәгырькәйләрегезне ?

 

I алып баручы: Ә хәзер сорау кызларга: сезнең бүген мәктәпкә барасыгыз килми, нинди сәбәп, нинди хәйлә табып (әниләрне алдап) сез бу ситуациядән үз файдагызга чыга аласыз ?

 

Кичәнең иң соңгы ярышы:

 

  1. Әниләр һәм кызлар кулы белән ясалган әйберләрдән күргәзмәне бәяләү һәм
  1. Әниләр һәм кызлар бер – берсен мактый – бер команда икенчесен.

 

Йомгаклау өлешендә ярышка нәтиҗә ясала.

                                              

 

Кояшыбыз булып яшә.

Фәрештәләр сиңа туу белән

Сабыр канатларын иңдергәндер,

Бишбаланың шатлык гына түгел,

Кайгы икәнен дә белдергәндер.

Кызып китәбез дә,дөньялары

Авыр диеп сылтау табабыз.

Авыз пешкәч кенә,ничәнче кат,

Салкынны да өреп кабабыз.

                   Сабырлыклар эзләп тагынкиләм,

Бераз гына синнен көнлешеп.

Кояшыбыз булып яшә, әни,

Нурларыңны безгә өләшеп.

                        Лениза Вәлиева.

 

 

 

Рамазан ае – изге ай.

Нәҗимә Хафизова, китапханәче.

 

 “Азан”

 Аллаһү әкбәр,Аллаһү әкбәр,

 Аллаһү әкбәр,Аллаһү әкбәр.

 Әшһәдү әллә-илаһә илләллаһү,

 Әшһәдү әллә-илаһә илләлләһү.

 Әшһәдү әннә-Мөхәммәдүр-рәсулуллаһи,

 Әшһәдү әннә-Мөхәммәдүр-рәсулуллаһи,

 Хәййә галәс-салаһ,

 Хәййә галәс-салаһ.

 Хәййә галәл-фәлях,

 Хәййә галәл-фәлях.

 Аллаһү әкбәр,Аллаһү әкбәр.

 Ля илаһә илләллаһ.

(“Азан”ның тәрҗемәсен әйтә)

-Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһф Тәгаләдер!

-Мөхәммәт галәйһис-сәлам Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчедер.

-Ашыгыгыз намазга!

-Ашыгыгыз яхшылыкка!

-Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһы Тәгаләдер!

1 нче алып баручы: -Исәнме, әбекәй!

 Әби: -Исәнме, кызым! Исән-сау гына торасызмы?

 2 нче алып баручы: -Аллага шөкер, әбекәй, яхшы гына торабыз. Исән-сау гына килеп җиттеңме?

Әби:-Бик әйбәт килеп җиттем. Балакайларым, сез монда нишлисез?

1 нче алып баручы: Без, әбекәй, “Рамазан” бәйрәменә җыелдык.

2 нче алып баручы: -Әбекәй, ырым әйтеп, авыруларны да дәвалап була дип ишеткән идек без.

 Әби: -Дөрес! Борынгы әби-бабаларыбыз сүз белән авыруларны дәвалаганнар.Төрле тылсымлы сүзләрдән ырымнар барлыкка килгән.

1 нче алып баручы: -Әбекәй, андый ырымнарны бездә беләбез.

(Алдан әзерләнгән балалар ырым әйтәләр).

1 нче бала: Баш авыртканда әйтелә торган ырым. Алтын тауда алтын нарат, шул наратның башын ясалмаган ук белән атып шаулатсалар, даулатсалар, шул чагындабу кешенең дә башы шауласын, дауласын.

 2 нче бала: Теш авыруыннан ырым. Алтын тау. Алтын тауда алтын теләкәй (кош). Кайчан да кайчан алтын теләкәйне корт ашап бетерсә, шул чакта бу кешенең дә тешен корт алмасын!

Әби: -Ә менә чәч-тырнакларын төрле җиргә ташлаган кеше төрле чирләргә дучар була. Әби-бабаларыбыз әүвәлдә тырнакларын кискәч ташлаганда: -Дөньялыкта көл бул, ахирәттә гөл бул-дип ырым әйткәннәр. Димәк, киселгән чәч-тырнакларны төрле җиргә ташлап йөрергә ярамый.

 2 нче алып баручы: -Әбекәй, без әле барыбыз да дога укый белмибез, ләкин олылар укыганда аны тыңларга яратабыз һәм үзебез дә өйрәнергә тырышабыз.

(Илгиз Закиров музыкасы, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла).

 1 нче алып баручы: Татар халкы борын-борыннан ук моңлы халык. Халык телендә бәетне мөнәҗәт дип тә, җыр дип тә атыйлар. Әбекәй, син дә берәр мөнәҗәт җырлап күрсәтмәссең микән?

 Әби: Ярар балам, “Бу эшләргә хәйран калам” дигән мөнәҗәтне җырлармын.(Мөнәҗәт “Татар халык иҗаты” китабыннан, 453 бит).

2 нче алып баручы: -Рәхмәт сиңа, әбекәй! Синең киңәшләреңне без һәрвакытта да истә тотарбыз!

1 нче алып баручы:

                   Туган илем,

                   Киң Иделләр,

                   Ак каеннар иле син.

                   Еракларга сызылып туган

                   Якты таңнар иле син!

                  

(Әхмәт Рәшитов сүзләренә язылшан “Кояшлы ил- бәхет иле” җыры башкарыла).

Бала:

Рәхмәт сиңа җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең,

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең.

Рәхмәтсезгә, әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәтсезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

Рәхмәтсезгә, укытучым,

Безгә белем бирәсез.

2 нче алып баручы:

                   Таң атканын шуннан беләм,

                   Күктәге аклык белән.

                   Сез дусларны тәбрик итәм

                   Бүгенге шатлык белән.

(Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла).

1 нче алып баручы: -Аллаһы Тәгалә җир йөзендә тынычлык, һәммәбезгә сәламәтлек, авыруларга шифасын бирсә иде. Амин!

 2 нче алып баручы: -Кадерле балалар! “Рамазан” бәйрәмебез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

1 нче алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар, ә хәзер бәйрәм коймагы белән сыйланырга өстәл янына рәхим итегез!

 

 

 

 

Туган тел бәйрәме.

 

Албина Акмалова, инглиз теле укытучысы.

 

Максат:

 Туган телебез-татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Халкыбызның гореф-гадәтләре турында белемнәрен тирәнәйтү.

Җиһаз:

 Тел турында китаплар күргәзмәсе, “Туган телем-татар теле” исемле плакат.

А.б:

Һавада кояш,

Җирдә-туган тел

Булмаса әгәр,

Зураймас идек.

Сөенеп җырлыйк

“Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин ятим түгел икән әле, дип,

Сабыйлар иртән уянсын, көлеп.

(“Туган тел” җыры)

1нче бала:

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

2нче бала:

“Балам” диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнкәм”,-диеп әниемә

Мин туган телдә эндәшәм.

3нче бала:

Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган телдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

4нче бала:

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

5нче бала:

Халкым теле миңа хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

6нче бала:

 

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

7нче бала:

Без-татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык,

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

8нче бала:

Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

(Татар халык биюе).

1нче бала:

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган телебез.

(“Кояшлы ил”җыры)

А.б:

Бәйрәмнәрдән-бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле, биик әле, һай!

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын,

Һәр көнебез булсын алсу май.

(Татар халык уеннары)

2нче бала:

Йөрәгем тибешен

Тәгре кат тоючы

Җаныма канатлар куючы

Нур сибеп, җылытып,

Яшә, син, әнием.

Йөрәген җылысын тоя бит нәниең.

(Әниләр турында җыр)

(Әзерләнгән концерт номерлары)

Миллиризыклар белән чәй эчү.

 

 

 

Мәктәбемдә белем көне.

 

Роза Шигапова, тәрбия эшләре буенча директорурынбасары

 

Зал бәйрәмчә бизәлә: шарлар эленә, яфраклар һәм чәчәкләр сибелә, стендлар эленә.

М: Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме.

Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Шушы бәйрәмгә багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерәм.

 

1 а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

2 а.б.Хәзер сүзне бәйрәм белән котлау өчен мәктәбебез директоры Карамова Гөлназ Рөстәм кызына бирәбез.

 

1 а.б. Бүген бездә кунакта хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз, район, колхоз җитәкчеләребез катнаша. Сүзне аларга бирәбез

бирелә.

 Бәйрәм белән котлый Җирле үзидарә башлыгы, рәхим итегез!

 

2 а.б. Безнең укучыларыбыз укуда гына түгел, эштә дә өлгер. Алар арасында җәйге каникул чорында күмәк хуҗалыкка ярдәм иткәннәре бар.

 

 1а.б. Бүгенге бәйрәмне укучы да укытучы да, ата- ана да зур өметләр, куанычлар белән каршы ала. Бәйрәмебезнең кадерле кунаклары- үзләренең бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган пенсионер укытучылар. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр. Сүзне сезгә бирәбез!

 

2 а.б. Сүз укучыларга!

 ( Балалар көй астында чыгып басалар).

 

1 укучы. Алтын –сары яфрак белән

                   Бизәде көзне.

                   Гел бишкә генә укырга

                   Өндәде безне.

                   Сентябрь, сентябрь

                   Килеп тә җитте,

                   Кунак түгел, хуҗа булып

                   Түрләргә үтте.

 2 укучы. Беренче сентябрь – минем

                   Бәхет – шатлыклы көнем.

                   Сагынып белем учагын,

                   Мин кабат сиңа килдем.

( Көз турында җыр)

 

3 укучы.Хәтерлим беренче дәресне,

                   Күңелдә энҗедәй юл ята.

                   Мөлаем укытучы шул чакта

                   Белемле булырга өйрәтте.

                   Кошларның куате – канатта,

                   Кешенең кодрәте – фән, белем.

 

4 укучы. Куанып бергә үтәбез

                   Якты түрләргә.

                   Шуннан менеп киләбез без

                   Биек үрләргә.

                   Без шунда бөтен галәмнең

                   Серен ачабыз.

                   Мәктәпкә кайнар сәламне

                   Бирик барчабыз.

 

1 а.б. Әйе, бала мәктәпкә, матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына, ул бәхетле булачак. Аңа шул үрләрне яулауда, әлбәттә, укытучы ярдәмгә килә.

 Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнеңмәгънәсенә төшенә.

 Укытучы бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны укучыларының күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

 

 1 укучы.Аллы- гөлле букет кулларымда,

                   Остазыма бүләк итәргә.

                   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

                   Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

 

 2 укучы. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

                   Ничек кенә табыйм сүзләрен?

                   Менәбүген чәчәк бәйләменең

                   Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен!

( Чәчәк тапшыру, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры.)

 

 3 укучы.Туган телдә җырлый чишмә,

                   Туган телдә шаулый таллар.

                   Туган телдә эндәшсәм генә

                   Туган җирем мине аңлар.

 

 4 укучы.Анам теле-телләр теле,

                        Милләтемнең бердәнбере.

                        Син булганда без дә исән,

                        Син булганда без дә тере!

1 укучы. Синдә күңелләр киңлеге,

                        Туган җирем ямьнәре.

                        Синдә- илем иркенлеге,

                        Синдә- Дөнья гамьнәре!

 

                   2 укучы.Татар иле- Татарстан,

                        Син яңадан калыктың.

                        Син- рухы, көче, намусы

                        Татар дигән халыкның!

                  

                   ( “ Кояшлы ил” җыры).

 

2 а.б.Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе дә күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә чәчәкләр. Күңелендә бәйрәм.

 

1 а.б.Бу уку елында мәктәбебезгә 1 сыйныфка 5 укучы керә. Әйдәгез аларны каршы алыйк!

 

                   (1 сыйныф укучылары керә.)

 

3 укучы.Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

                   Хуш килдегез, рәхим итегез.

                   Кулга тотып белем ачкычларын

                   Я, әйдәгез, түрдән үтегез. ( ачкыч тапшыру)

 

1 укучы.Беренчеләр гел алар

                   Иң беренче булалар.

                   Быел без мәктәбебездә

                   Беренчеләр, балалар.

 

 2 укучы. Хыяллар безнең канатлы,

                   Хыяллар шундый матур.

                   Киләчәктә барыбыз да

                   Булырбыз кыю, батыр.

 

                   3 укучы.Хәрефләр дә өйрәнербез,

                   Сүзләр тезеп уйнарбыз.

                        Сагынып көткән мәктәптән без

                        Беркайчан да туймабыз.

 

                   4 укучы. Язарга да өйрәнербез

                        Каләм тотып кулларга.

                        Хәрефләрне тезәрбез без

                        Тигез, матур юлларга.

 

                   ( “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры).

 

5 укучыҖирдә күп ул кояшлар!

                   Җирдә иң зур кояш бар-

                   Әти белән әни бар,

                   Әби белән бабай бар.

                   Безне котлый әтиләр:

                   Бик дәү үстегез!-диләр.

                   Өйрәтәләр әниләр:

                   -Әйбәт булыгыз!- диләр.

 

1 а.б.Бүгенге бәйрәмдә сезнең әти-әниләрегез дә катнаша. Хәзер сүзне аларга бирик. Рәхим итегез! ( Котлаулар)

 

 1 укучы.Җир йөзендә төрле-төрле

                        Никадәрле китап бар.

                        Бик калын да, бик олы да,

                        Кечкенә дә китаплар.

 

2 укучы. Әмма барлык китапларның

                        Иң беренче баскычы,

                        Күңелләргә иң тәү башлап,

                        Белемгә юл ачучы,

                        Тирән серләр сараена

                        Тәүге ачкыч бирүче,

                        Беренче кат шул сарайга

                        Безне алып керүче

                        Тик бер китап. Аңа тиңдәш

                        Нинди китап бар тагы?

                        Беләмсез, ул нинди китап”

 

 Хор           Ул – “Әлифба” китабы!

 

 3 укучы.Әйе, дуслар, ул -мин булам-

                        Әлифба- тел ачкычы.

                        Белем дигән олы юлның

                        Иң беренче баскычы.

                        Сезгә минем теләгем шул:

                        Мине саклап тотыгыз,

                        Миндә бик күп хәрефләр бар-

                        Бик тырышып укыгыз!

(Китап тарату).

 

2 а.б.Быел беренче сыйныф укучыларын беренче категорияле укытучы, үзенең 26 ел гомерен башлангыч укучыларына белем бирүгә багышлаган Мирасова Әлфинә Галимҗан кызы кабул итеп ала. Сүз- сезгә! Рәхим итегез!

 

1а.б..Ә аңа кадәр алар “Ромашка” балалар бакчасына йөрделәр. Тәрбияче апаларга бүген азрак кына моңсудыр. Уңган, булган кыз һәм улларын алар бүген мәктәпкә озаттылар. Котлау өчен сүзне хәзер аларга бирәбез!

 

 4 укучы.Адаштырмас маягыбыз –мирас,

                        Юлда юлдаш – туган телебез.

                        Туган телне, җирне сөйсәк кенә

                        Якты булыр безнең көнебез.

 

 5 укучыЯшибез гел шулай кояшлы

                        Һәм матур көннәргә сөенеп.

                        Һәркемнең күңелендә бер теләк:

 

Хор            Иминлек1

                        Иминлек!

                        Иминлек!

                   (“Күңелле балачак” җыры).

 

1 укучы.Инде бу кыңгырау

                        Борынгы, күптәнге.

                        Ничәмә елларны

                        Мәктәптә үткәрде.

                        Ул бик күп дусларын

                        Дәрескә чакырган

                        Аларны зур юлга

                        Озаткан ахырдан.

 

 2 укучы.Чакыра, тагын чакыра

                        Кыңгырау классларга.

                        Бүгеннән –белем көненнән

                        Уку елын башларга.

 

1 а.б.Әйдәгез, беренче классларны беренче дәрескә озатыйк. Хәерле сәгатьтә! Юлларыгызга ак җәймә!

 

Эчтәлек.

Сез иң гүзәл кеше икәнсез ................................................... 3

Әниләр бәйрәме .....................................................................6

Кыңгыраулы мәктәп еллары .................................................10

Әниләр – алтын, кызлар – ялкын ..........................................19

Рамазан ае – изге ай ................................................................22

Туган тел бәйрәме ...................................................................25

Мәктәбемдә белем көне ..........................................................28

 

 өскә

 

 

Используются технологии uCoz